Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсенең яшь Кулибиннары яраксыз әйберләргә икенче җан өрә

Март башында шәһәребездә узган яшь техниклар иҗат күргәзмәсендә күпчелекне Актүбәнең 2 нче мәктәбе укучылары эшләре алып торды. Бирегә алар 9 проект алып килгән иде. Утыз елдан артык педагоглык стажы булган технология укытучысы Сергей Ключников тумышы белән Актүбәнеке, шушы ук мәктәпне тәмамлаган. - Сәләтле балаларны хезмәт дәресе барышында күреп алам. Аларны...

Март башында шәһәребездә узган яшь техниклар иҗат күргәзмәсендә күпчелекне Актүбәнең 2 нче мәктәбе укучылары эшләре алып торды. Бирегә алар 9 проект алып килгән иде.


Утыз елдан артык педагоглык стажы булган технология укытучысы Сергей Ключников тумышы белән Актүбәнеке, шушы ук мәктәпне тәмамлаган.


- Сәләтле балаларны хезмәт дәресе барышында күреп алам. Аларны түгәрәккә чакырам. Биредә инде шәхси шөгыльләнә башлыйбыз. Уникеләп бала йөри. Атнага өч тапкыр дәрестән соң калып, бөтен фантазияне эшкә җигәбез, - ди ул.


Кулланылышка яраксыз әйберләргә икенче җан өрә алар. Әнә, кем тегермән-яктырткыч, кем сок ясагыч, видеоаппаратура өчен өстәл, тәгәрмәчләргә тын кертү компрессоры, әйләнә торган чыршы, агач эшкәртү станогы, фатир электр үткәргече һәм башка шундый көнкүрештә файдалы җиһазлар ясаган.


Быел гына да әллә ничә конкурста катнашканнар. Яр Чаллыда узган "21 нче гасыр Кулибины" республика бәйгесендә күкрәк билгесе белән бүләкләнгәннәр.

"Яшь рационализаторлар" конкурсында 9 нчы сыйныф укучысы Марат Зәйнуллин 2000 сумлык сертификатка ия булган. Илгиз Латыйпов технология буенча район конкурсында беренчелекне яулаган. Ә Рөстәм Хаковның телефон киштәсе илкүләм бәйгедә икенче урынны алган.


- Түгәрәктә өйрәнгәннәр тормышта һәрчак кирәкле, - ди укучылар.


Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсенең яшь Кулибиннары яраксыз әйберләргә икенче җан өрә