Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә ЗАГС турында балалар да белә. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Илебездә ЗАГС барлыкка килүгә 100 ел тулу уңаеннан Актүбә бистәсендә ел дәвамында күп төрле чаралар үткәрелә. Гагарин исемендәге мәдәният йортының никахлар залында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән очрашу да истә калырлык булды. Күбесенең ЗАГСка беренче тапкыр килүләре. Алар биредә эшләүчеләрнең хезмәте белән кызыксынып таныштылар. Актүбә 1 нче урта мәктәбе укучылары Илана...

Илебездә ЗАГС барлыкка килүгә 100 ел тулу уңаеннан Актүбә бистәсендә ел дәвамында күп төрле чаралар үткәрелә. Гагарин исемендәге мәдәният йортының никахлар залында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән очрашу да истә калырлык булды.

Күбесенең ЗАГСка беренче тапкыр килүләре. Алар биредә эшләүчеләрнең хезмәте белән кызыксынып таныштылар. Актүбә 1 нче урта мәктәбе укучылары Илана Сабирова һәм Раил Гәрәев, кәләш белән кияү образына кереп, балаларга язылышу тантанасын күрсәттеләр. Мендельсон вальсыннан соң бергәләп фотосүрәткә төштеләр.

Соңыннан һәр балага "Россия ЗАГСна 100 ел" дигән логотиплы "Гаилә паспорты" тапшырылды. Алар аны өйдә әти-әниләре белән бергә тутырачаклар, үз гаиләләре турында өйрәнәчәкләр.

Бистәнең 3, 4, 5 нче балалар бакчалары җитәкчеләренә һәм тәрбиячеләренә әлеге чарада катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый уртак эшчәнлек үз нәтиҗәсен бирер, яшь буында гаилә кыйммәтләрен тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Лилия Шаһидуллина, Актүбә бистәсе башкарма комитеты әйдәр белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев