Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә “Карга боткасы” бәйрәме узды

Актүбә 2 нче урта мәктәбе укучылары әти-әниләре белән берлектә "Карга боткасы" бәйрәме уздырды. Көн белән төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар килу хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратылып кабул ителгән. Безнең мәктәп укучылары да матур итеп киенеп, бәйрәмгә җыйналды. Өйдән өйгә кереп күкәй, ярмалар, җыйдыр, хуҗаларга рәхмәт әйтеп,...

Актүбә 2 нче урта мәктәбе укучылары әти-әниләре белән берлектә "Карга боткасы" бәйрәме уздырды.

Көн белән төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар килу хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратылып кабул ителгән. Безнең мәктәп укучылары да матур итеп киенеп, бәйрәмгә җыйналды. Өйдән өйгә кереп күкәй, ярмалар, җыйдыр, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләде, халыкны бәйрәмгә чакырды.

Аннан ата-аналар учак тергезеп, казан асты, ботка пешерде. Балалар халкыбызның милли уеннарын уйнадылар, җырладылар, такмаклар әйтештеләр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Ботканың күп өлешен каргаларга дип, кар өстенә сибеп калдырдык.

Балалар бу көнне җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык теләделәр.

Рамзия Хаҗиева, Лилия Мортазина,

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсендә “Карга боткасы” бәйрәме узды