Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә Дублер көне узды

Муниципаль районда "Дублер көне"н уздыру моннан ике ел элек, Җирле үзидарә көнен булдыру турындагы Россия Президенты Указы нигезендә башланып киткән иде. Актүбә бистәсендә аның быелгысы 21 апрельдә узды. Әлеге чараның төп максаты булып өлкән сыйныф укучыларын җирле үзидарә органнары, бюджет учреждениеләре, ЖКХ хезмәтләре үзенчәлеге, аларның җәмәгатьчелек оешлалары белән үзара хезмәттәшлеге...

Муниципаль районда "Дублер көне"н уздыру моннан ике ел элек, Җирле үзидарә көнен булдыру турындагы Россия Президенты Указы нигезендә башланып киткән иде. Актүбә бистәсендә аның быелгысы 21 апрельдә узды.

Әлеге чараның төп максаты булып өлкән сыйныф укучыларын җирле үзидарә органнары, бюджет учреждениеләре, ЖКХ хезмәтләре үзенчәлеге, аларның җәмәгатьчелек оешлалары белән үзара хезмәттәшлеге белән таныштыру, шуның аша балаларда актив тормыш позициясен формалаштыру тора.

Узган елдагыча, эшлекле уенны шәһәр тибындагы Актүбә эшчеләр бистәсе башлыгы Роза Галеева оештырды, "Үсеш" ("Развитие") балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре дублерлык эшчәнлегенә юнәлеш биреп торды.

Ул көнне бистә мәктәпләренең өлкән сыйныфларыннан иң актив, сәләтле һәм һәр эштә башлап йөрүче 27 егет һәм кызы дублер ролендә чыгыш ясады. Аларга үзләренең эш урыннарын Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы гына түгел, бистә башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасары, әйдәр белгечләр, предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре дә ышанып тапшырдылар.

Әлеге чарада катнашачак дублерларны сайлап алу да җитди таләпләр нигезендә узды. Әйтик, Актүбә бистәсе башлыгы урынына "Чулпан-2013" конкурсының "Балалар оешмасы лидеры" номинациясендә, "Иң күркәм вожатый-2012" республика конкурсында җиңеп чыккан Зөлфия Галиуллина кандидатурасы тәгаенләнде. Калган яшүсмерләр теләгән урыннарын үзләре сайлап алды.

Быелгы "Дублер көне"нә стартны бистә башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Крашенинников бирде. Эшлекле уенда катнашучылар тарафыннан Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы урынын алыштырып торучы итеп сайланган Зөлфия ант кабул итү процедурасын узды.

Үз эшләрен яшь алмашлар бистә башлыгы уздырган атналык киңәшмәдән башладылар, көнлек күрсәтмә алдылар. Аннары барысы да үзләренең "эш" урыннарына таралышты. Көн барышында укучылар үзләре билгеләнгән җитәкче вазифалары белән генә танышып калмадылар, эшчәнлек юнәлешләре буенча күп кенә мәсьәләләрне дә хәл иттеләр.

Чара барышында дублерларның эше бик тыгыз булды. Аларга үзләренең эшлекле сыйфатларын, өлгерлек һәм оешканлыкларын тулысынча күрсәтергә туры килде. Әйтик, бистә башлыгы дублеры гражданнарны да кабул итте. Шушы вакыт эчендә ул кирәкле карарлар кабул итәргә, мөһим күрсәтмәләр бирергә, документлар белән танышырга да өлгерде. Җитәкченең һәр минуты алдан ук бүленгән булуын дублер кыз үз тәҗрибәсендә ачык күрде.

Эш көне азагында җитәкчеләр һәм аларның дублерлары кабат, бу юлы инде алган тәэсирләре белән уртаклашу өчен, Гагарин исемендәге Мәдәният йорты залында җыелдылар. Роза Галеева эшлекле уенга йомгак ясады, егет-кызларга укуларында уңышлар теләде. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Айдар Шәмсетдинов аларны Җирле үзидарә көне белән тәбрикләде, "Дублер көне" уздыруның һөнәри юнәлеш сайлауда мөһим юл булуын ассызыклады.

Очрашу азагында дублер Зөлфия Галиуллинадан без әлеге чара барышында алган кичерешләре белән уртаклашуын сорадык:

-"Дублер көне" уздырылуы турында ишеткәч, бик сөендем. Чөнки ул безгә - зур тормыш юлына чыгарга әзерләнүчеләргә, теге яки бу һөнәрне сайлау алдыннан үзебезне сынау мөмкинлеге бирә. Мин үземнең бистә башлыгы дублеры булуыма сөенәм.

Чөнки бер көн эчендә генә дә бу эшнең никадәр җаваплы һәм авыр булуына шәхси тәҗрибәмдә төшендем. Без, бүгенге чарада катнашучы мәктәп укучылары, үзебезне сынап карау өчен мондый мөмкинлек тудырган, киңәш-ярдәмнәреннән ташламаган, тәҗрибәләре белән уртаклашкан барлык җитәкчеләргә эчкерсез рәхмәтебезне белдерәбез. Шушы бер көн безгә әллә күпме уңай кичерешләр бүләк итте. Укуны тәмамлап, төпле һөнәр сайлар вакыт җиткәч аның безгә, һичшиксез, ярдәме тими калмас.

Наталья ГРИШИНА,

бистә башкарма комитетының

матбугат үзәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсендә Дублер көне узды