Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә Әдәбият елын ачу тантанасы Җиңүнең 70 еллыгы белән үрелеп барды

Без Мәдәният елыннан Әдәбият елына аяк бастык. Чынлыкта алар бер-берсеннән аерылгысыз. 2015 ел әдәби вакыйгаларга бик бай: Сергей Есенинның тууына - 120, Антон Чеховның - 155, Евгений Баратынскийның - 215, Александр Грибоедовның 220 һәм башка бик күп язучы-шагыйрьләрнең юбилей еллары. Актүбә бистәсендә Әдәбият елын ачу тантанасы Җиңүнең 70 еллыгы белән...

Без Мәдәният елыннан Әдәбият елына аяк бастык. Чынлыкта алар бер-берсеннән аерылгысыз. 2015 ел әдәби вакыйгаларга бик бай: Сергей Есенинның тууына - 120, Антон Чеховның - 155, Евгений Баратынскийның - 215, Александр Грибоедовның 220 һәм башка бик күп язучы-шагыйрьләрнең юбилей еллары.

Актүбә бистәсендә Әдәбият елын ачу тантанасы Җиңүнең 70 еллыгы белән үрелеп барды. Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, бистә башлыгы Роза Галиева, хәрби комиссариат вәкиле Рушан Юсупов сугышта һәм тылда күрсәткән батырлыклары, фидакарь хезмәтләре өчен ветераннарга тирән рәхмәтләрен белдерделәр, аларга юбилей медальләре тапшырдылар. Кызганычка каршы, бистәбездә сугыш ветераннарының сафы көннән-көн сирәгәя: алар нибары 15 кеше калды.

Сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә үзешчәннәребез җырларын, биюләрен бүләк итте.

Әдәбият кешеләрне, халыкларны берләштерә. Үзара тату мөнәсәбәттән дә кыйммәтрәге юк. Ни өчен татарлар Лев Толстойны хөрмәт итә? Чөнки ул алар турында яратып язган. Ни өчен Туфан Миңнуллин үз әсәрләренә рус геройларын керткән? Чөнки милләтләр арасындагы багланышларны яхшы белгән, тоемлаган. Һәркем үз милләтен ярата һәм бу безне берләштерә.

Альмира Галимханова, Гагарин исем. мәдәният йортының массакүләм чаралар буенча режиссеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсендә Әдәбият елын ачу тантанасы Җиңүнең 70 еллыгы белән үрелеп барды