Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсе халкы наратларны янгыннан саклап калган

Актүбә бистәсе табигать кочагының бик матур урынында урнашкан. Аны куе урманнар уратып алган, ә тау итәкләрендә салкын сулы көмеш чишмәләр ага. Мондый хозурлыкны күреп, күңел сөенә. Шулай 22 нче апрель көнне бистәбезнең Тукай урамы артындагы наратлыкта янгын чыккан. Тау өстендәге төтенне күреп, Булатов урамында яшәүче Галина Сапогова, Зиннуровлар гаиләләсе һәм...

Актүбә бистәсе табигать кочагының бик матур урынында урнашкан. Аны куе урманнар уратып алган, ә тау итәкләрендә салкын сулы көмеш чишмәләр ага. Мондый хозурлыкны күреп, күңел сөенә.

Шулай 22 нче апрель көнне бистәбезнең Тукай урамы артындагы наратлыкта янгын чыккан. Тау өстендәге төтенне күреп, Булатов урамында яшәүче Галина Сапогова, Зиннуровлар гаиләләсе һәм Тукай урамында яшәүче Закировлар янгынны сүндерергә менеп китте. Зур гына мәйданны, төз наратларны янгын машинасы килеп җиткәнче уттан саклап калдылар.

Халкыбызның: "Кеше үз гомерендә бер генә төп агач үстерсә, аның гомере бушка китмәгән,"- дигән мәкале бар. Ә бу кешеләр йөзләгән агачның гомерен саклап калдылар. Димәк, аларның гомере йөзләтә заяга узмаган булып чыга.

Эльмира Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсе халкы наратларны янгыннан саклап калган