Актаныш районының “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию коллективы - Азнакайда
Азнакай-Актаныш арасына дуслык күпере салынган. Исемнәре үк җырлап торган бу ике район талантларга бай. Алар даими мәдәни багланышта тора. Узган атнада Актаныш районының "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию коллективы Мәдәният йортында азнакайлыларга халкыбызның дәртле биюләрен һәм моңлы җырларын бүләк итте. Күз явын алырлык костюмнар, оста чыгышлар тамашачы күңеленә хуш килде,...
Азнакай-Актаныш арасына дуслык күпере салынган. Исемнәре үк җырлап торган бу ике район талантларга бай. Алар даими мәдәни багланышта тора.
Узган атнада Актаныш районының "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию коллективы Мәдәният йортында азнакайлыларга халкыбызның дәртле биюләрен һәм моңлы җырларын бүләк итте. Күз явын алырлык костюмнар, оста чыгышлар тамашачы күңеленә хуш килде, көчле алкышларга күмелде.
Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев концерттан алган тәэсирләре белән уртаклашып, алга таба да шулай аралашып яшәргә чакырды һәм коллективка район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырды.
Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова кунакчыл кабул итүләре, зал тутырып концертка килүләре өчен азнакайлыларга рәхмәтен белдерде.
Резеда Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев