Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Акча булу белән эш дәвам итәчәк

Газета редакциясенә Азнакай - Тымытык юлының Яшләү чаты белән кисешкән урыныннан алып Сәпәй авылына кадәр арадагы асфальтның быел салынып бетмәвеннән зарланган хатлар, телефоннан шалтыратулар әледән-әле алынып тора. Мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән, биредә төзелеш эшләрен алып барган "Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе начальнигы Мират Хаҗиповка мөрәҗәгать иттек: -Азнакай...

Газета редакциясенә Азнакай - Тымытык юлының Яшләү чаты белән кисешкән урыныннан алып Сәпәй авылына кадәр арадагы асфальтның быел салынып бетмәвеннән зарланган хатлар, телефоннан шалтыратулар әледән-әле алынып тора. Мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән, биредә төзелеш эшләрен алып барган "Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе начальнигы Мират Хаҗиповка мөрәҗәгать иттек:

-Азнакай - Тымытык юлының 3300 метр аралыгын ремонтлауның смета бәясе 40 миллион сум тора. Республика бюджетыннан 2011 елга шуның 18 миллионы күчерелде,-диде ул.- Башкарыла торган эш проекты нигезендә, юлның берничә урынында гомуми озынлыгы 1800 метр булган арасын тулысынча сүттек һәм яңадан төзедек. Бер үк вакытта төзелеш эшләре алып барылган участоктагы юл кырыйларын (обочина), яңа стандартларга туры китереп, кыеклап эшләдек, автомобиль йөртүчеләргә күз күреме ачыклыгын яхшырту өчен юл буйларындагы агач-куакларны кистек. Бу эшләрне башкарып чыгу 27 миллион сумга төште. Саннардан күренгәнчә, быелга Татарстан бюджетыннан бирелгән сумма башкарылган эшләрнең өчтән икесенә генә җитте. Калганын үзебез алган кредит исәбенә эшләдек.

Киләсе елда республикадан финанс кереме булу белән эшне дәвам итәчәкбез. 3300 метр юл өслеген тулысынча асфальт белән каплау да шул вакытта башкарылачак.

Әгәр халыкны юл салу-ремонтлау белән бәйләнешле башка мәсьәләләр кызыксындырса, яныма килсеннәр. Атнаның җиде көнендә дә иртәнге 6 дан 8нче яртыга кадәр эш урынында булам. Барыгызга да имин юллар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев