Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ах, бу туйлар!..

Туйдан да күркәмрәк тантананың булуы мөмкинме? Яңа тормыш юлына аяк баскан иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе ул. Традиция буенча, пасха атнасының соңгы көнендә, христианнарда борынгы заманнардан ук яхшы таныш «Кызыл тау» дип исемләнгән бәйрәм башлана. Без бу чорда никахлашучыларның күпме икәнлеге турында белү өчен Азнакай ЗАГС бүлеге начальнигы Эльфинур Хәйретдинова белән...

Туйдан да күркәмрәк тантананың булуы мөмкинме? Яңа тормыш юлына аяк баскан иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе ул. Традиция буенча, пасха атнасының соңгы көнендә, христианнарда борынгы заманнардан ук яхшы таныш «Кызыл тау» дип исемләнгән бәйрәм башлана.

Без бу чорда никахлашучыларның күпме икәнлеге турында белү өчен Азнакай ЗАГС бүлеге начальнигы Эльфинур Хәйретдинова белән очраштык.

- Эльфинур Вазыйховна, баштан әлеге бәйрәм тарихы турында ишетәсе килә. Аның чыганаклары кайларга барып тоташа?

- «Кызыл тау» - ул яз бәйрәме. Славян рәвешләрендә «красный» сүзе «матур, чәчәк атучы» мәгънәсендә кулланылган. Җир кардан иң баштан тау башларында, калкулыкларда ачыла һәм яшьләр анда күмәк күңел ачуларга җыйнала. Бәйрәмнең исеме дә шуннан килеп чыккан. Кияүгә чыкмаган кызлар, буйдак егетләргә бу көнне өйдә утыру начарга юралган: бәхетеңне ычкындырырга мөмкин.

Кешеләр ырымнарга ышана. Бүген исә күп кенә христианнар туйны «Кызыл тау» көнендә уздырсаң, тормышны яхшыга юрый.

-Быел ул көн 21 апрельгә туры килә. Бу көнгә ничә пар язылышуга гариза бирде?

- 2 пар.

- Ә никахка керүчеләрнең уртача яше ничек?

- Бу көнгә гариза бирүчеләрнеке 25-26 яшь. Ә статистика буенча, 2011 елда өчен никахка керүчеләрнең уртача яше - 18-34 яшь иде.

- Туй - ул бик тә җаваплы һәм дулкынландыргыч көн. Югалып калу очраклары буламы?

- Кайчагында никахка керүчеләр артык дулкынланудан сөйләшә дә алмый башлыйлар һәм «әйе» дип әйтәсе урынга, дәшмиләр. Ләкин иң таралган очрак - куанычтан канатланган яшьләр никах һәм аның шундый җитди чара икәнлеге турында бөтенләй онытып җибәрәләр. Документларны игътибар белән укымыйлар, үзләренең шәхси мәгълүматларында хаталар китә.

- ЗАГСта киенү, анда үз-үзеңне тоту нормалары бармы?

- Әлбәттә. Киемнәр тантанага туры килергә тиеш. Джинс-майкалар бик тә урынсыз.

Кунаклар, фотограф һәм операторларга бераз дәгъвалар бар. Теләсә ни кычкыручылар да табыла. Мәсәлән: « Дускай, без сине югалтабыз!» кебек сүзләр әйтәләр. Ә кайберәүләр яхшы кадр төшерү өчен ЗАГС хезмәткәрләре алдына ук килеп баса. Бу теркәү алып барырга комачаулый. Үз тәҗрибәм буенча әйтә алам: видеоязмаларда да тынычлык һәм басынкылык күпкә отышлырак чыга. Таләп- чикләрне күрә белергә кирәк: ЗАГС - ул дәүләт учреждениесе, монда никахның рәсми өлеше уза, ә күңел ачуның үз урыны.

- Укучыларыбыз үзләренә тиешле нәтиҗә ясарлар, дип ышанып каласы килә. Ә без «Кызыл тау» ны бәйрәм итү көннәрендә кәләшләр парадын көтеп калабыз. Әңәмәгез өчен рәхмәт!

Исегезгә төшерәбез: никахка керү датасын Татарстан ЗАГСы идарәсе сайтының «Электрон төрдә дәүләт хезмәте күрсәтү» бүлегендә броньлаштырырга кирәк, ләкин гариза бары тик ЗАГС бүлегендә генә никахка 32 көн алдан бирелә.

Г. Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев