Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Агачны ник кистеләр

2013 - ТРда Экологик культура һәм тирә-якны саклау елы. Бу уңайдан шәһәр һәм район күләмендә шактый гына чаралар уздырыла. Әйләнә-тирә мохиткә райондашларыбызның битараф булмавы куанычлы. Бу хакта редакция почтасына да хатлар гел килеп тора. Аларның берсен газета укучыбыз Р.Гыйльмановтан алдык. "Нефтьчеләр-Солтангалиев урамнары чатында бик матур агач үсеп утыра иде. Ләкин...

2013 - ТРда Экологик культура һәм тирә-якны саклау елы. Бу уңайдан шәһәр һәм район күләмендә шактый гына чаралар уздырыла. Әйләнә-тирә мохиткә райондашларыбызның битараф булмавы куанычлы. Бу хакта редакция почтасына да хатлар гел килеп тора. Аларның берсен газета укучыбыз Р.Гыйльмановтан алдык.
"Нефтьчеләр-Солтангалиев урамнары чатында бик матур агач үсеп утыра иде. Ләкин аны кисеп киттеләр... Чатка светофор куйдылар, агач аңа комачау итми иде. Шәһәрдә күптән инде тирәк, чаган агачларына, тузганакка каршы көрәш алып барыла. Илдә 2013 ел Тирә-якны саклау елы дип игълан ителде, ә үзебез һаман яшеллекне юк итәбез, агачларны кисәбез булып чыга түгелме?! Урам чатындагы агач кемгә комачаулады икән?" - диелгән хатта. Аңа җавап алу нисбәтеннән, хатны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка юлладык, һәм менә шундый җавап алдык.
"Бу очракта, әлбәттә, тормыш куркынычсызлыгы беренче чиратта торырга тиеш. Узган елның октябрь аенда Нефтьчеләр урамын Шәйхетдинов урамы белән тоташтыручы яңа автомобиль юлы файдалануга тапшырылды. Нефтьчеләр-Солтангалиев урамнары чатына светофор кую һәм юл хәвефсезлеген тәэмин итү максатында район комиссиясе әлеге участокка кергән агач-куакларны кисү турында карар чыгарды.
Нефтьчеләр-Шәйхетдинов урамын тоташтыручы юл кырыйлары һәм төзелеп килүче укыту-тәрбия бирү комплексы территориясендә яшь агачлар утырту эшләре башланды.
Агачларны кисү шәһәр территориясендә агачларны утырту, карау һәм саклау Кагыйдәләре (ТР Азнакай шәһәр Советының 2009 елның 1 декабрендәге карары) нигезендә башкарыла. Социаль объектларга килеп төшү, сыну куркынычы булган зур һәм карт агачлар күпчелек халыктан кергән гаризаларны истә тотып киселә. Билгеле булганча, тирәк һәм чаган агачлары халык өчен күп уңайсызлыклар тудыра (тирәк мамыгы оча, көчле җилдә агачлар сына; чаган җәелеп, киңәеп китә һәм аның ябалдашларын формалаштырып булмый). Бүгенге көндә шәһәрдә күпчелек миләш, юкә, нарат һәм чыршы утыртыла.
Җирлегебездә агачлар һәр елны язын-көзен утыртылып тора. Бу шәһәрне яшелләндерүдә зур эшләр башкарыла дигән сүз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Агачны ник кистеләр