Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Афиша: Азнакайда инвалидлар атналыгы узачак

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Ел саен әлеге датаны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, инвалидларны борчыган мәсьәләләргә сәламәт халыкның игътибарын җәлеп итү өчен эшләнелә. Ункөнлек кысаларында...

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Ел саен әлеге датаны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, инвалидларны борчыган мәсьәләләргә сәламәт халыкның игътибарын җәлеп итү өчен эшләнелә.


Ункөнлек кысаларында район һәм шәһәрдә бик күп чаралар үткәрү күздә тотыла.


- Бүгенге көндә районыбызда 4180 инвалид яши, шул исәптән 290 инвалид бала. Безнең бурыч - авыр тормыш сынавына дучар булганнарга ярдәм күрсәтү, аларга тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр тудыру, - ди район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. - Районда бюджет өлкәсендә эшләгән, предприятиеләре ликвидацияләнгән, башка төбәкләрдән күчеп килгән 1370 инвалид бар. Җирле бюджеттан аларга матди ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Һәркемне мохтаҗ инвалидларга средстволар җыю акциясенә кушылырга, хезмәт коллективларында аларга чәй табыннары, матбугатка язылу оештырырга, өйләренә барып, көндәлек борчыган мәсьәләләре белән кызыксынырга чакырабыз.


2 декабрь көнне район һәм шәһәр Мәдәният йортында Казан эстрада артистлары тарафыннан "Йөрәктән- ­ йөрәккә..." концерты оештырыла. Аннан кергән акча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны яклауга китәчәк.


3 декабрьдә мөмкинлек-ләре чикләнгән балалар өчен (7-16 яшьлекләр) "Акчарлак" ресторанында "Күңелле калейдоскоп" исеме астында чара булачак.


6 декабрьдә, 19.00 сәгатьтә Азнакай халык театры район-шәһәр Мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" спектаклен күрсәтә. Билетлар сатудан җыелган акчага физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен матбугат чараларына язылу оештырылачак.


10 декабрьдә район үзәк китапханәсендә сукырлар өчен автоматлаштырылган эш урыннары тәкъдир ителә.


12 декабрьдә азнакайлылар хәйрия марафонында актив катнашырлар дип көтеп калабыз.


Бары уртак көч белән генә һәркемнең йөрәгенә барып җитә алачакбыз. Хөрмәтле райондашлар, без ярдәмгә, игътибарга мохтаҗлар турында беркайчан да онытырга тиеш түгел, кеше кайгысын үз йөрәгебез аша үткәреп, ярдәм кулы сузсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Афиша: Азнакайда инвалидлар атналыгы узачак