Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Афиша: Азнакай Сабан туена республика эстрада йолдызлары килә

8 нче июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә. Бәйрәмнең йөзек кашы - татарча көрәш, ат чабышлары! Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, кашыкка йомырка салып, капчык, кәлүш киеп, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан бүләк алырга менү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу,...

8 нче июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә.

Бәйрәмнең йөзек кашы - татарча көрәш, ат чабышлары! Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, кашыкка йомырка салып, капчык, кәлүш киеп, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан бүләк алырга менү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше кебек бәйгеләрдә көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.

Бәйрәмне танылган эстрада йолдызлары - якташыбыз, Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, "Казан" бию ансамбле, районыбызның сәнгать осталары чыгышлары бизәячәк.

Сабантуй 10.00 сәгатьтә башлана.

Бу көнне сезне 19.00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге ял паркында "Кичке Сабантуйда" көтеп калабыз.

Танылган эстрада йолдызларына кушылып биергә, җырлы-биюле уеннарда, конкурсларда катнашырга чакырабыз. Балаларны күңелле аттракционнар көтә.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Афиша: Азнакай Сабан туена республика эстрада йолдызлары килә