Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Административ хокук бозулар турында Кодекска үзгәрешләр кертелде

2012 елның 1 мартында кабул ителгән 18 нче федераль Закон нигезендә РФнең административ хокук бозулар турында Кодексына 6.16.1 өстәмә маддә кертелде. Хәзер наркотик һәм психотроп матдәләрне яки составында алар булган үсемлекләрне законсыз алган, саклаган, саткан өчен, әгәр бу гамәлләрдә җинаять кылу күзәтелми икән, болар өчен 4 мең сумнан алып 5...

2012 елның 1 мартында кабул ителгән 18 нче федераль Закон нигезендә РФнең административ хокук бозулар турында Кодексына 6.16.1 өстәмә маддә кертелде.

Хәзер наркотик һәм психотроп матдәләрне яки составында алар булган үсемлекләрне законсыз алган, саклаган, саткан өчен, әгәр бу гамәлләрдә җинаять кылу күзәтелми икән, болар өчен 4 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр административ штраф яки 15 тәүлеккә кадәр тоткарлау каралган. Әгәр бу гамәлләрне гражданлыгы булмаган чит ил кешесе кылса, аңа да шул ук күләмдә штраф, тоткарлау һәм Россия Федерациясеннән чыгарып җибәрү каралган.

Быелның 2 мартыннан шулай ук наркотик һәм психотроп матдәләрне табиб билгеләвеннән башка һәм урамнарда, стадионнарда, паркларда, транспорт чараларында, шулай ук башка җәмәгать урыннарында шундый төр матдәләр кулланган өчен каралган маддә (РФ административ хокук бозулар Кодексының 20.20 маддәсе, 3нче өлеше) санкцияләре үзгәртелде. Әлеге төр хокук бозу өчен 4 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр административ штраф яки 15 тәүлеккә кадәр тоткарлау каралган. Әлеге үзгәртелүгә кадәр моның өчен бер мең сумнан алып мең ярым сумга кадәр административ штраф җәзасы бирелә иде. Бу гамәлләрне чит ил гражданы кылганда шулай ук дүрт меңнән биш мең сумга кадәр административ штраф һәм илдән чыгарып җибәрү яки 15 тәүлеккә кадәр тоткарлау һәм илдән чыгарып җибәрү җәзасы каралган.

1998 елның 8 гыйнварында кабул ителгән "Наркотик һәм психотроп матдәләр турында" Федераль закон нигезендә Россия Федерациясендә табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләр куллану тыела, шуннан чыгып, РФ Административ хокук бозулар кодексында табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләр кулланган өчен җаваплылык тоту каралган. Россия Федерациясендә контрольдә тотылучы наркотик һәм психотроп матдәләр исемлеге РФ хөкүмәтенең 1998 елның 30 июнендә кабул ителгән 681нче карары белән расланган. 2010 елның 28 декабрендәге 417нче РФ Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләрдән соң 2011 елның 11 гыйнварыннан Административ хокук бозулар турында кодексның 6.9 маддәсе ике өлештән тора. Әлеге маддәнең 1 өлеше нигезендә табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләр кулланган өчен 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест каралган. Азнакай районы һәм шәһәренең өч суд участогы буенча быелның гыйнвар-март айларында РФ КоАПның 6.9 маддәсе, 1 өлеше нигезендә 31 кеше җаваплылыкка тартылды. Аларның 20сенә карата арест җәзасы, ә 11ен штрафка тарту кулланылган. 6.9 маддәнең икенче өлешендә чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаганнар шундый төр гамәлләре өчен илдән чыгарып җибәрү һәм 4 меңнән 5 мең сумга кадәр административ штраф җаваплылыгына тарту яки илдән чыгарып җибәрү белән бергә 15 тәүлеккә кадәр административ арест җәзасы билгеләнгән.

Табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләр куллану белән бәйле эшләрне карау практикасы күрсәткәнчә, аларның кулланучылар арасында ир-атлар да, хатын-кызлар да бар, күбесенең тәрбиясендә балигъ булмаган балалар. Әйтик, гражданка Б. хәзерге вакытта декрет ялында, электән административ җаваплылыкка тартылмаган, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдә куллана. Шундый ук гамәл кылган К.ның даими эш урыны бар. Алар икесе дә 4 мең сум күләмендә административ җаваплылык җәзасына тартылды.

Мисал өчен, даими рәвештә административ хокук бозган, билгеләнгән җәзаны үтәмәгән, эш урыны булмаган Х. кебекләр РФ КоАПның 6.9 маддәсе, 1 өлеше буенча еш җаваплылыкка тартыла, эшнең барлык якларын һәм гаепленең кем булуын исәпкә алып, суд әлеге эш буенча административ арест куллануны иң дөрес җәза дип саный.

Табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләр куллануның ахыргы нәтиҗәсе билгеле: ул бу матдәләргә бәйлелек тудыра һәм кешеләрнең сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч яный.

Л.Зиннәтуллина, Азнакай районының 2нче суд участогы җәмгыяви судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев