Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Абсолют чемпион - Азнакайдан!

Мәннәф Хөҗҗәтовның яше барган саен уңышлары сокландыра. Әле күптән түгел Санкт-Петербурга узган кышкы биатлон буенча Росия беренчелегендә ул абсолют чемпион булды. -Татарстаннан бу ярышларда Яр Чаллыдан 52 яшьлек Ильяс Ихсанов белән икәү генә катнаштык һәм команда зачетында да (ә анда 3 кеше булырга тиеш) 3 нче урынны яуладык, - ди...

Мәннәф Хөҗҗәтовның яше барган саен уңышлары сокландыра. Әле күптән түгел Санкт-Петербурга узган кышкы биатлон буенча Росия беренчелегендә ул абсолют чемпион булды.

-Татарстаннан бу ярышларда Яр Чаллыдан 52 яшьлек Ильяс Ихсанов белән икәү генә катнаштык һәм команда зачетында да (ә анда 3 кеше булырга тиеш) 3 нче урынны яуладык, - ди 74 яшьлек спортчы.

М.Хөҗҗәтов профессиональ спортчы түгел, ул 25 ел районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшләгән. Ә спортка мәхәббәте - мәктәп елларыннан.

Армиядә һәм авыл хуҗалыгы институтында укыганда исә аның спорт белән шөгыльләнүе тагын да җитдирәк төс ала.

Республика, Россия чемпионатларында җиңүенең саны юк, түше тутырык - медаль. Бүгенге көндә М.Хөҗҗәтов шәһәребезнең 9 нчы мәктәбендә физкультура укыта.

-Бик хәрәкәтчән балалар бар, кайберләре сыйныфлары белән шундый. Якында гына - чаңгы базасы, балаларны чаңгыга тартасы килә. Өлкән сыйныфта да спортны якын күрсен дисәң, укучыларны башлангычтан ук физкультура белән дус итеп тәрбияләргә кирәк , - ди ул.

Мәннәф Хөҗҗәтовның егетләрчә җитезлегенең сере бик гади - ул бер генә көнен дә күнегүләрсез үткәрми, ярышларга исә тагын да тырышыбрак әзерләнә һәм алдына җиңү максаты куя.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Абсолют чемпион Азнакайдан!