Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

90 яшьлек Вәлхия Әхмәтованы Азнакай җитәкчеләре тәбрикләде

(Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы) - Әй, балакаем, әйтсәм-әйтим, Ходай биргән гомеремдә минем күрмәгәнем калмады - тәмугында булырга да, оҗмах ләззәтләрен татырга да туры килде бугай инде, - дип башлады ул үзенең сүзен икәүдән-икәү генә әңгәмә корганда. ...Тормышының яшьлек еллары, замандашларыныкы кебек үк, җиңелләрдән булмаган Вәлхия Әхмәтованың. Бала чагын, яшьлеген туган...

(Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы)


- Әй, балакаем, әйтсәм-әйтим, Ходай биргән гомеремдә минем күрмәгәнем калмады - тәмугында булырга да, оҗмах ләззәтләрен татырга да туры килде бугай инде, - дип башлады ул үзенең сүзен икәүдән-икәү генә әңгәмә корганда.


...Тормышының яшьлек еллары, замандашларыныкы кебек үк, җиңелләрдән булмаган Вәлхия Әхмәтованың. Бала чагын, яшьлеген туган авылы Тайсуганда уздыра - үз вакыты өчен шактый дәрәҗәле саналган җиде сыйныф белем ала, колхозда төрле эшләрдә катнаша.

Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылыш чорында - 1943 елның язында, югарыдан бирелгән мәҗбүри разнарядка буенча, Әлмәт районының берничә авылыннан җыелган 18-21 яшьлек кыз-кыркын, шул исәптән Вәлхияне дә, Яшел Үзән шәһәрендәге фанер заводына эшкә алып китәләр.

Юка гәүдәләре, нәзек беләкләре белән әзмәвердәй ир-атлар өчен дә җиңел бирелми торган эш башкаралар алар - җәен урманда агач кисәләр, аны тиешле стандартка китереп турыйлар, төяп озаталар. Ә инде кышын үзләре хәзерләгән чималдан фанер өчен такта теләләр.


- Эше безнең өчен үтә дә авыр булды. Ашатулары да ташка үлчим генә - тәүлегенә берничә йөз грамм кара ипи дә, коры суда пешерелгән кәбестә шулпасы. Әмма яшьлек үзенекен иткәндер инде: шул үзебезгә дә җитмәгән икмәкнең бер өлешен колхоз базарында сата идек тә, ашауны кысып җыйган азмы-күпме акчага Сорочи базарыннан беренче хаҗәттәге кием-салым, чүпрәк сатып ала идек, өскә дә кием кирәк бит, - дип искә ала Вәлхия Әхмәтова ул елларны.


Эш авырлыгыннан да бигрәк, туган якларын сагыну үзәкләренә үтә кызларның. Түземлекләре тәмам төкәнгәч, өйдәгеләр белән күрешеп, кире килү теләге белән урманда эшләгән җирләреннән бер көнне качарга карар кылалар болар.

Шулай итәләр дә. Берничә көннән кайда җәяү, кайда олаучы транспортта кайткан ачлы-туклы, хәлдән тайган җиде качак кыз Чистай пристанена килеп төшә. Тамак ялына көне буе баржадан йөк бушаталар. Бераз хәл алгач, юлларын Әлмәт ягына таба дәвам итәләр...


Чыгып китүләренә нәкъ бер атна дигәндә, туган йортының ишеген шакый Вәлхия. Ә анда инде аны күз яшьләренә буылган әнисе һәм ... завод уполномоченные көтеп утыра... Кызларның барысын да җыеп, кире урман кисәргә алып китәләр. Җиңү хәбәрен алар биредә тагын бер ел эшләгәннән соң, цех түрендә эленеп торган эшләпә репродуктордан ишетә...


1946 елны Вәлхия фронтовик Шәмси Әхмәтовка кияүгә чыга. 55 ел бергә гомер итәләр, балаларын тәрбияләп үстерәләр. Олыгайгач, дүрт уллары да нефтьче булып эшләгән Актүбә бистәсенә - сугыш ветеранына бирелгән фатирга, күченеп киләләр. Гаилә хуҗасы бүген юк инде.


...Үзенең озын-озак гомерендә бәхет җимешеннән бигрәк тормыш әчесен күбрәк татыган, шуңа да карамастан киң күңелле, шаян-җор телле, тормыш сөючән шәхес булып кала белгән тыл ветераны Вәлхия апа Әхмәтованы шушы көннәрдә Азнакай муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, социаль яклау бүлеге, Вәлхия апа егерме елга якын хезмәт куйган Азнакай почтамты җитәкчеләре 90 яше белән тәбрикләде, истәлек бүләкләре тапшырды, алга таба да бәхетле гомер теләде.


- Ходайның биргән һәр көненә рәхмәт укып, ул-киленнәрем, онык-оныкчыкларым белән горурланып, хөрмәтләрен тоеп, бүгенге көн өчен сөенеп яшим, - ди «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән тыл ветераны Вәлхия апа Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек Вәлхия Әхмәтованы Азнакай җитәкчеләре тәбрикләде