Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

9 июнь көнне Азнакай шәһәре Сабан туена рәхим итегез!

9 нчы июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә. Азнакайлыларны һәм кунакларны кызыклы бәйрәм программасы көтә: театральләштерелгән тамаша; алдынгы авыл хуҗалыклары, ветераннар, Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан нефть предприятиеләре парады; җәйге Универсиаданы каршылап, спортчылар һәм Сабантуй батырлары чыгышы; муниципаль район башлыгы, дәрәҗәле кунаклар тәбрикләве; алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бүләкләү....

9 нчы июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә.
Азнакайлыларны һәм кунакларны кызыклы бәйрәм программасы көтә: театральләштерелгән тамаша; алдынгы авыл хуҗалыклары, ветераннар, Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан нефть предприятиеләре парады; җәйге Универсиаданы каршылап, спортчылар һәм Сабантуй батырлары чыгышы; муниципаль район башлыгы, дәрәҗәле кунаклар тәбрикләве; алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бүләкләү.


Сез милли бәйгеләрдә көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.
Бәйрәмне Башкортостанның Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт бию ансамбле, танылган эстрада йолдызы Фирдүс Тямаевның иҗат төркеме, якташыбыз - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Миргаяз Шәрәфиев, шулай ук районыбызның сәнгать осталары чыгышы бизәячәк.


Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.
Бу көнне сезне 19.00 сәгатьтә Р. Ишкәев исемендәге балалар паркында Кичке уенга көтеп калабыз. Танылган артистларга кушылып биергә, җырлы-биюле уеннарда, конкурсларда катнашырга чакырабыз. Балаларны күңелле аттракционнар көтә. Бәйрәмгә рәхим итегез!


9 июньдә 8.00-16.00 сәгатьтләрдә Сабантуй мәйданына Автовокзал-Җиңү мәйданы-Юбилейная тукталышы маршруты буенча махсус автобуслар йөртәчәк. Билет бәясе - 15 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 июнь кљнне Азнакай шђџђре Сабан туена рђхим итегез!