Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

8 яшьлек Ислам Шәйхетдиновка ярдәм кирәк

Азнакайда  яшәүче 8 яшьлек Ислам Шәйхетдинов ярдәм көтә. Сабыйга сәламәтлеген ныгытыр өчен 1 миллион 750 мең сум акча кирәк. 

Шук, теремек, бар әйбер белән кызыксынган, әле дөньяның матурлыгын танып-белергә дә өлгермәгән Ислам белән шундый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган? Ә бит әле кайчан гына бар да башкача була. Шәһәребезнең 3 нче мәктәбендә 2 нче сыйныфта укучы сабый үз теләге белән хоккей түгәрәгенә килә, танылган хоккейчы булырга хыяллана.

Ә узган елның октябрь аенда Шәйхетдиновларның тормышы икегә бүленә дә куя. Бала сул як тезе сызлавына зарлана башлагач, сырхауханә юлларын таптау башлана. Лениногорск шәһәре сырхауханәсендә ике операция ясала, аннан Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрәләр. Монда табиблар тарафыннан расланган куркыныч диагноз әтисе Фәритне әздән генә аяктан екмый. Заман афәте үзеңнең гаиләңнең дә ишеген шакыр дип кем уйлаган. 

– Улыгызда – яман шеш, дигән сүзләрне ишеткәч, күз алларым караңгыланып китте. Шул көннән тормышыбыз асты өскә килде, – ди Фәрит Шәйхетдинов. – Ул вакытта ялгызыбызны калдырмаган җитәкчеләргә, кайгыбызга битараф булмаган, матди һәм рухи ярдәм иткән һәр азнакайлыга рәхмәтлемен.

Акылдан шашардай мизгелләре күп булса да, ата кеше үзенә бирешергә ярамаганлыгын ачык аңлый: балага ярдәм итәргә кирәк. Мәскәүдә Исламга операция ясыйлар, зарарланган аякның 18 сантиметр озынлыктагы сөяген кисеп алалар. Җиде сәгать дәвамында узган операцияне сабый чын егетләрчә, спортчыларча кичерә. 

Бүгенге көндә Ислам Казан Республика  балалар клиник хастаханәсендә нурланыш терапиясе уза.  Аягы  – гипста. 

– Улымның тереләсенә ышанам. Аның тизрәк аның аякларына басып, йөреп, йөгереп китәсен күз алдыма китереп хыялланам, – ди ата кеше. 

Моның өчен, билгеле, вакыт һәм акча кирәк. Израильдә эшләнгән протез бәясе – 2 миллион 750 мең сум. Аның 1 миллионы квота булса, калганын гаилә үзе түләргә тиеш. Бүгенге көндә улының төп таянычы һәм ышанычы булган Фәрит Шәйхетдинов эштән дә китәргә мәҗбүр булган. 

Гаиләнең мондый зур сумманы күтәрү мөмкинлеге юк. Безнең халык  элек-электән авырлык килгән вакытта мәрхәмәтле, ярдәмчел һәм бердәм булган. Шәйхетдиновларга әлеге зур сынауны үтүдә бергәләп ярдәм итсәк иде, хөрмәтле азнакайлылар. Халкыбыз юкка гына “Тамчыдан күл җыела”, – димәгән, бер гөнаһсыз сабый язмышына битараф калмыйк. Гаилә өчен 100 сум акча да, 200 сумы да бик мөһим һәм кирәк. Әле яшәргә дә өлгермәгән Исламның да тизрәк аягына басып, бәхетле булырга, яшәргә һәм яшьнәргә хакы бар...

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Әтисе Фәрит  Мансур улы исемендәге Саклык банкы картасы: 40817 810967400558748.
Элемтә өчен телефон номеры: 89372975206 (картага беркетелгән)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев