Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

75 яшьлек Азнакай спортчысы Мәннәф Хөҗҗәтов кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионы булды

Райондашыбыз Мәннәф Хөҗҗәтов 10-15 мартта Санкт-Петербургта үткән кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионатында янә барсын да таң калдырды: 75-79 яшьлек ир-егетләр арасындагы бәйгедә ул беренче урынны яулады. Быелга чыккач кына да спорт Мәннәф ага республика мәгариф хезмәткәрләренең II нче кышкы Спартакиадасында беренче урынны, Татарстанның өлкән спортчылары арасында кышкы полиатлонда абсолют чемпион...

Райондашыбыз Мәннәф Хөҗҗәтов 10-15 мартта Санкт-Петербургта үткән кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионатында янә барсын да таң калдырды: 75-79 яшьлек ир-егетләр арасындагы бәйгедә ул беренче урынны яулады.

Быелга чыккач кына да спорт Мәннәф ага республика мәгариф хезмәткәрләренең II нче кышкы Спартакиадасында беренче урынны, Татарстанның өлкән спортчылары арасында кышкы полиатлонда абсолют чемпион исемен алды.

Танылган спортчыбызны дөньякүләм җиңүе белән атналык киңәшмәдә район җитәкчелеге котлап, кыйммәтле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 75 яшьлек Азнакай спортчысы Мәннәф Хөҗҗәтов кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионы булды