Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

5 майда бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан Азнакай муниципаль районының «Мәдәни үзәк» муниципаль бюджет учреждениесенең «Иҗат каруселе» түгәрәге җитәкчесе Венера Лотфуллина «Мин һәм хокук» дигән темага онлайн – дәрес үткәрде.

Максат: сәламәтлекләре чикле булган кешеләрнең хокукый культурасын формалаштыру, тәрбияләнүчеләрнең хокукый белемнәрен киңәйтү, аларны практикада куллану күнекмәләрен үстерү.

Башта әңгәмә үткәрелде, анда тәрбияләнүчеләр кешегә - олыга да, балага да тормыш гадел, шатлыклы һәм бәхетле булсын өчен нәрсә кирәк, дигән сорауларга җавап бирделәр. Кешеләр нәрсә эшли ала һәм нәрсә эшли алмый? Алар нәрсә эшләргә тиеш һәм нәрсә эшләргә тиеш түгел? Нәрсәгә хокуклы һәм нәрсәгә хокуклы түгел?

Әкият мисалында геройларның нинди хокуклары бозылуы турында фикер алыштылар. Без барыбыз да үз хокукларыбызны белергә тиеш, әмма безгә үз хокукларыбызны башка кешеләр хокукларыннан югарырак куярга ярамый.

Аннан соң фотолар табарга һәм бу фоторәсемнәр буенча инвалидлар хокуклары чагылдырылган рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде. Эшләр ата-аналар белән берлектә башкарылды. Тәрбияләнүчеләр хокук темаларын ачтылар: белем алу, дәвалану, реабилитация, хезмәт, мөстәкыйльлек, ял һәм спорт, иҗат белән шөгыльләнү һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев