Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

5 июнь көнне Экологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгели

Бөтен илнең профессиональ экологлары һәм иҗтимагый экологик оешмалары ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнен билгеләп үтә. Россиядә бу көн Эколог көне буларак игълан ителгән. ТРның көньяк-көнчыгыш зонасында әйләнә-тирә мохитнең торышын контрольгә алу максатыннан, 1994 елда Ык буе дәүләт инспекциясе оешты. Ул Азнакай, Баулы, Ютазы, Мөслим районнарын үз эченә...

Бөтен илнең профессиональ экологлары һәм иҗтимагый экологик оешмалары ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнен билгеләп үтә. Россиядә бу көн Эколог көне буларак игълан ителгән.

ТРның көньяк-көнчыгыш зонасында әйләнә-тирә мохитнең торышын контрольгә алу максатыннан, 1994 елда Ык буе дәүләт инспекциясе оешты. Ул Азнакай, Баулы, Ютазы, Мөслим районнарын үз эченә ала һәм Азнакай шәһәрендә урнашкан.

Көн саен экологлар атмосфера һавасы, су ресурслары, туфрак, үсемлекләр, хайваннар дөньясын һәм халык сәламәтлеген зыянлы факторлардан саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.

Агымдагы ел Татарстанда Экологик культура һәм тирә-юнь мохитны саклау елы буларак та игътибарга лаек.

Эшчәнлекләре әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле булган һәм табигатебезнең чисталыгы өчен бар күңелләрен бирүче хезмәткәрләрне Экологлар һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән тәбрик итәм. Игелекле эшегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итегез.

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 5 июньдә Эколог көне билгеләп үтелә