Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

42 көн өйгә кайтмадылар

Коронавирус тормышыбызга җитди үзгәрешләрен кертте, эш ритмын да үз көенә борды.

Шушы катлаулы хәлдә хезмәт куйган медицина хезмәткәрләре көн геройларына әверелделәр, чөнки аларга аеруча авырга төште. Үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, алар башкалар гомере өчен көрәште һәм бу көрәшне әле дә дәвам итәләр. Хезмәт министрлыгы фәрманы белән картлар һәм инвалидлар йортлары да карантинга ябылды. Нигездә олы яшьтәге һәм сихәтлеге начар кешеләр яшәгән Актүбәнең картлар йортында да эпидемия башы белән аерым эш режимы кертелде. Пандемия вәзгыяте тагы да катлаулангач, хезмәткәрләр 3 смена буена, ягъни 24 апрельдән 4 июньгә кадәр өйләренә кайтмыйча, әлеге учреждение территориясеннән чыкмыйча эшләделәр. Менә алар: Алена Архипова, Дилә Вәлиуллина, Гөлсинә Гыйләҗева, Анастасия Кравченко, Алсу Әмирова, Лилия Мөхәммәтҗанова, Ирина Гирчук, Елена Ветлужских, Ольга Дмитриева, Гөлнара Җамалиева, Марина Бунтовских, Любовь Антипова, Марина Ильясова һәм башкалар.

Әмма аларның кайберләре, ягъни учреждение директоры Венера Баландина җитәкчелегендә тагын 18 хезмәткәр, әле һаман да якыннары янына кайта алмый, алар 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк дүртенче сменага да калдылар. Әлбәттә, бу рухи ныклык сорый торган, бик җаваплы эш. Шуңа да без аларга һәр яклап таяныч булырга тиеш. Социаль хезмәткәр көне алдыннан үткән чарада район һәм бистә җитәкчеләре катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, бистә башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов, “Зәңгәр мәчет” имам хатыйбы Нәфис Хәкимов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Элиза Мәрданшина менә шулай өлкәннәр һәм инвалидар гомере, сәламәтлеген, мәнфәгатен шәхси тормышларыннан өстен күреп, алар янәшәсендә тәүлек әйләнә шушы 42 көн булган хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, министрлыкның, район башлыгының, социаль яклау идарәсенең Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын тапшырдылар. Үзешчәннәребезнең чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Альмира Галимханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев