Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

Дөньяның күп кенә илләрендә бу датаны җитештерүдә каза күрүчеләр яки һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтәләр. Быел ул "Һөнәри авыруларны кисәтү" шигаре астында уза. Шул уңайдан бүген без редакциягә Азнакай район Советының хезмәтне саклау буенча белгече Рамил Гатиятуллинны чакырдык һәм аннан районда хезмәтне саклау өлкәсендә башкарылган эшләр турында...

Дөньяның күп кенә илләрендә бу датаны җитештерүдә каза күрүчеләр яки һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтәләр. Быел ул "Һөнәри авыруларны кисәтү" шигаре астында уза. Шул уңайдан бүген без редакциягә Азнакай район Советының хезмәтне саклау буенча белгече Рамил Гатиятуллинны чакырдык һәм аннан районда хезмәтне саклау өлкәсендә башкарылган эшләр турында сөйләвен үтендек.

-Идел буе федераль округы төбәкләре арасында җитештерү травматизмы буенча Татарстан элеккечә алдагы урыннарның берсен били. Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив күрсәткечләренә караганда, быелның беренче кварталында республикада 40 авыр (узган елның шушы чорында - 54), 11 төркем белән булган (былтыр 3), 13 үлемгә китергән (18) бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларда 15 кеше һәлак булган.

Кызганычка каршы, әлеге хәвефле күрсәткечләр безнең районны да читләтеп үтмәде. 2012 елның 9 июне көнне Вахитов авыл җирлеге үзәге Җиңү бистәсе биләмәсендә хуҗалык эшләре алып баручы "Агро ТНГС-И" ҖЧҖдә һәлакәткә китергән очрак булды - нәсел үгезе 1957 елны туган терлек караучы ир-атны сөзеп үтерде.

Хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мөһим шартларның берсе булып эшләүчеләрнең эш урыннарына аттестация уздыру тора. Сайлап алынган предприятиеләр буенча ясалган анализлар безнең районда да бу эшнең тиешле тизлектә һәм күләмдә алып барылмавы турында сөйли. Эш бирүчеләрдән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, хезмәтне саклау һәм аңа шартлар тудыру, эш урыннарын аттестацияләү буенча таләпләрнең 38 проценты гына үтәлгән.

Эшләүчеләрнең махсус өс, аяк киемнәре, башка шәхси һәм коллектив саклау чаралары (СИЗ) белән тәэмин ителешен тикшерү барышында ачыкланганча, гамәлдәге кагыйдәләрне аеруча еш бозу очраклары булып:

-махсус өс, аяк киемнәре, башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителмәгән затларны эшкә тарту;

-эшләүчеләрне климат таләпләренә туры килә торган шәхси саклану чаралары белән тулысынча тәэмин итмәү;

-сыйфат сертификатлары булмау;

-киемнәрнең билгеләнгән файдалану вакыты сакланмау;

-аларны юуны, СИЗларны чистарту һәм ремонтлауны үзәкләштермәү;

-шәхси саклану чараларын бирүдә һәм аларның сакланышын булдыруда тиешле хисап эшләренең алып барылмавы тора.

Хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклауның торышын өйрәнү буенча, прокуратура белән берлектә, район биләмәсендә хуҗалык эшләре алып баручы 40 предприятие тикшерелде. Аның барышында хезмәтне саклау закончалылыгын бозуның 146 очрагы ачыкланды. Алар арасында эш бирүчеләрнең һәм башкаручыларның хезмәтне саклау буенча махсус курс узмау, хезмәтне саклау буенча һәм вазифаи инструкцияләрнең эшләнмәү, коллектив шартнамәләрдә хезмәт хакы түләү көннәренең күрсәтелмәү, эш урыннары торышына аттестация үткәрелмәү очраклары бар. Бу эшләрне башкару өчен җаваплы кешеләр административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Шулай ук РФ Хезмәт кодексының 229нчы маддәсе нигезендә узган ел булган 5 бәхетсезлек очрагы тикшерелде.

Саный китсәң, эшләнгән эшләр шактый җыелыр иде. Шулар арасыннан кайберләрен генә санап узыйк. Соңгы вакытта гына да эш урыннарын аттестацияләү буенча 2 килешү имзаладык, авыл җирлекләре башлыкларын, башкарма комитет һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләрен хезмәтне саклау, янгын-техник минимумы буенча укыту оештырдык һ.б.

Быел хезмәтне саклау буенча юнәлеш бирү советы утырышында Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан Азнакай муниципаль районы предприятиеләре арасында КВН уеннары уздыруны планлаштырдык. Анда дүрт команда катнаша. Ул бъген 18.00 сәгатьтә шәһәрнең балалар иҗаты үзәгендә үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне