Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

26 июнь - Наркоманиягә каршы көрәш көне

Мәгълүм булганча, һәр елның июнь ахырында Наркоманиягә каршы көрәш көне үткәрелә. Район балалар поликлиникасы фельдшер-наркологы Ильмира Хәмидуллинага мөрәҗәгать итеп, аның бу нәүбәттән газета укучыларыбызга җиткерергә теләгән фикерләре белән кызыксындык. Rызганычка каршы, илебездә наркотикларның бөтен төрен дә куллануны тыючы канун юк. Хәтта тыелганнарын да сату һәм куллану очраклары бихисап. Тормыш чынбарлыгы...

Мәгълүм булганча, һәр елның июнь ахырында Наркоманиягә каршы көрәш көне үткәрелә. Район балалар поликлиникасы фельдшер-наркологы Ильмира Хәмидуллинага мөрәҗәгать итеп, аның бу нәүбәттән газета укучыларыбызга җиткерергә теләгән фикерләре белән кызыксындык.

Rызганычка каршы, илебездә наркотикларның бөтен төрен дә куллануны тыючы канун юк. Хәтта тыелганнарын да сату һәм куллану очраклары бихисап. Тормыш чынбарлыгы шундый. Бүгенге көндә иң арзанлы наркотик матдә саналган насвай куллану укучылар һәм яшүсмерләр арасында киң таралган күренеш. Ә бит ул шактый сәер матдәләрне үз эченә ала. Аны ясаганда организм өчен агулы сүндерелгән известь, тәмәке, кош тизәге кулланыла. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ирен, тел рагы белән авыручыларның 80%ы насвай кулланучылар.

Ни кызганыч, күп кенә әти-әниләр аның нәрсә икәнен һәм зыянын белмиләр дә. Насвайның төп тәэсир итә торган матдәсе булып тәмәке саналганга, кулланучыда никотинга бәйлелек туа. Аңа кулланучыда психологик кына түгел, ә физик бәйлелек тә тудыру максатыннан, төрле наркотик матдәләр дә кушалар. Насвай - көчле наркотиклар куллануга беренче адым!

"Спайс" кушылмасы марихуана кебек үк психоактив үзлеккә ия. Бүгенге көндә Россия һәм Европа берлегенең күп илләрендә әлеге матдәне сату тыела.

Хәзер яшьләр, тыелганнарыннан тыш, медицина хезмәткәрләре куллана торган наркотестлар белән дә билгеләп булмый торган "үз" наркотик матдәләрен уйлап табалар. Безнең районда да алкоголь, насвай, наркотик матдәләр кулланучы балигъ булмаган яшүсмерләр бар. Бүгене көндә наркологик кабинетта 25 бала исәптә тора, шуларның 21е - алкоголь, 4се токсинлы матдәләр кулланучы.

Наркотиклар белән көрәшү барыбызның да уртак бурычы. Балаларыбызга, яшүсмерләргә карата аеруча игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 26 июнь Наркоманиягә каршы көрәш көне