Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне!

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, республикабызда Туган тел көне билгеләп үтелә.


26 апрель - Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан олысы-кечесе Тукай иҗатына мәдхия җырлый, аның шигырьләрен сөйли. Бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрне дә укучылар шактый.



Азнакай районында да Габдулла Тукайга багышлап, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да, мәктәп укучылары да әдәби марафонда катнаша. “Шигъри яз”га район җитәкчелеге дә кушылды. Алар Габдулла Тукайның “Туган авыл” һәм “Милли моңнар” шигырьләрен яттан сөйләде... Шигырьдәгечә - Халык күңеленә ак нур сибүче, кара төннең якты ае, шаулы язның тургае булган Бөек Тукаебыз – мәңге безнең күңелләрдә... Без - Тукайлы халык, мәңгегә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев