Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
21 июнь көнне Азнакай муниципаль районы аша Универсиада уты эстафетасы уза
21 июньдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының төп символы - Универсиада уты Азнакай муниципаль районына килеп җитәчәк. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада утының Россиядәге эстафетасы 25 гыйнварда башланган иде. Владивостокта эстафетаның Россиядәге өлеше рәсми төстә старт алу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Универсиада уты Владивостокта 1 ай дәвамында янып...
21 июньдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының төп символы - Универсиада уты Азнакай муниципаль районына килеп җитәчәк.
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада утының Россиядәге эстафетасы 25 гыйнварда башланган иде. Владивостокта эстафетаның Россиядәге өлеше рәсми төстә старт алу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Универсиада уты Владивостокта 1 ай дәвамында янып торгач, аның сәфәре бөтен Россия буенча дәвам итте. Универсиада уты эстафетасында Россиянең 29 шәһәре катнаша.
20 июньнән башлап Универсиада уты Татарстанның барлык 43 районын урап чыгачак. Ә 21 июнь көнне Универсиада уты Азнакайга килеп җитә.
Эстафета 6 июльдә - Универсиада башланган көнне Казанда төгәлләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев