Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2015 нең 15 нче сабые

Яңа елның шатлыклы вакыйгаларын тулыландырып, бер-бер артлы дөньяга сабыйлар аваз сала. Бала туудан да сөенечлерәк вакыйга юктыр ул. - Иренендә сөт исе, күзләрендә яз төсе, оныклар бигрәк кадерле, - дип шатлыгын уртаклашырга ашыга яңа гына дөньяга аваз салган Даниярның әбисе - Алина. - Улыбызның һәммәбезне сөендереп сау-сәламәт булып тууына бер...

Яңа елның шатлыклы вакыйгаларын тулыландырып, бер-бер артлы дөньяга сабыйлар аваз сала. Бала туудан да сөенечлерәк вакыйга юктыр ул.

- Иренендә сөт исе, күзләрендә яз төсе, оныклар бигрәк кадерле, - дип шатлыгын уртаклашырга ашыга яңа гына дөньяга аваз салган Даниярның әбисе - Алина.
- Улыбызның һәммәбезне сөендереп сау-сәламәт булып тууына бер сөенсәк, безне хөрмәтләп, олылап район җитәкчеләренә кадәр килүенә икенче сөендек. Улыбыз 2015 елның 15 нче сабые булып туган икән бит, - ди бәхетле әни Миләүшә.
Әтиләре Рамил Гыйльфанов, нәни Даниярның апасы - Нәзилә, бабалары Данил, Әбүзәр, икенче әбисе Гөлфиянең дә шатлыклары зур, табиблар, медицина хезмәткәрләре, җитәкчеләргә рәхмәтләренең чиге юк.
... Безнең районда шундый матур традиция бар: 2013 елда - 13 нче, 2014 елда - 14 нче, 2015 елда 15 нче булып туган баланы теркәү әнә шулай зур бәйрәмгә әйләнә. Гомумән, һәрбер истәлекле вакыйга безнең район җитәкчеләре игътибарыннан читтә калмый. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин гаиләнең шатлыгын уртаклашып, изге теләкләрен белдерде һәм Даниярга беренче "машинасын" - коляска бүләк итте.
- Шәһәребезнең матур паркларында йөрерсез. Ә без әле мондый бәхетле гаиләләр белән алга таба тагын да матуррак чараларда очрашырбыз, - диде ул.
Яшьләрне үзәк сырхауханәнең баш табибы Илдар Шиһапов, эш урыныннан җитәкчеләре, хезмәттәшләре, дуслары тәбрикләде.
- Безнең сырхауханәнең балалар тудыру бүлегенә Җәлил бистәсе, Ютазы районы һәм башка якын-тирә төбәкләрдән дә киләләр. Бу үз чиратында халыкның безгә ышанычы, югары эшчәнлек хакында сөйли, - дип медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәтен белдерде баш табиб.
Район ЗАГС бүлеге баш белгече Светлана Шакирова бәхетле әти-әнигә нәни Даниярның беренче документы: туу турындагы таныклыгын тапшырды. Ул илебезнең тулы хукуклы гражданины булды. Данияр - акыллы, бәхетле дигәнне аңлата. Исеме җисеменә туры килеп, бәхетле-тәүфыйклы бала булып үссен!
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2015 нең 15 нче сабые