Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2015 елда булачак ял һәм бәйрәм көннәре тәгаенләнгән: 365 көннең 122се ялга туры килә

Россиялеләр өчен яңа ел 11 көнлек каникуллардан башлана. Россиядә һәм аның төбәкләрендә яшәүчеләрне 2015 ел башында озакка сузылган каникул көннәре көтә: ул 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дәвам итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә Россия халкы 1 гыйнвардан 6сына кадәр һәм 8 гыйнварда ял итәчәк: бу көннәргә Яңа...

Россиялеләр өчен яңа ел 11 көнлек каникуллардан башлана.

Россиядә һәм аның төбәкләрендә яшәүчеләрне 2015 ел башында озакка сузылган каникул көннәре көтә: ул 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дәвам итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә Россия халкы 1 гыйнвардан 6сына кадәр һәм 8 гыйнварда ял итәчәк: бу көннәргә Яңа ел каникуллары туры килә. Моннан кала, 7 гыйнварда - Раштуа. Хезмәткәрләр ялларны һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалана алсын өчен, 3 гыйнвар шимбә ял көне 9ына җомгага күчерелә, ә 10 һәм 11 гыйнвар көннәре ял көннәре булып тора. Шулай итеп, 12 гыйнвар 2015 елда беренче эш көне булып тора.

Киләсе елда 23 февраль, 8 март, 1 май, 12 июнь, 30 август, 4 ноябрь, 6 ноябрь, шулай ук Татарстанда Ураза һәм Корбан гаете көннәрендә (17 июль һәм 24 сентябрь) эш көне булмаган ял көннәре санала. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында 2015 елга производство календаренда басылганча, 2 көнлек ял белән 5 көнлек эш атнасында киләсе елда 243 эш көне, шул исәптән 1 сәгатькә кыскартылган 8 эш көне булачак.

2015 елда Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр 365 көннең 122 көнендә ял итәчәкләр, шул исәптән 18 эшләми торган бәйрәм көннәре һәм 5 өстәмә яллар бар: болар 9 гыйнвар, 9 март, 4 май, 11 май һәм 31 август көннәре, бу 3 һәм 4 гыйнвар, 8 март, 9 май һәм 30 август эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килүгә бәйле.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/11/14/103585/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2015 елда булачак ял һәм бәйрәм көннәре тәгаенләнгән: 365 көннең 122се ялга туры килә