Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«2013 елга кадәр авылның социаль үсеше» программасы

Эшмәкәрләргә ярдәм программалары белән таныштыруны дәвам итәбез. Авылда яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту максатынан ТР Минсельхозпрод тарафыннан субсидияләр бирелә. «Яшь гаилә» категориясенә никахта булган, гариза бирү көненә 35 яшьтән узмаган яки бер һәм аннан да күбрәк баласы булган тулы булмаган гаиләләр керә. «Яшь белгеч»кә гариза бирү...

Эшмәкәрләргә ярдәм программалары белән таныштыруны дәвам итәбез. Авылда яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту максатынан ТР Минсельхозпрод тарафыннан субсидияләр бирелә.

«Яшь гаилә» категориясенә никахта булган, гариза бирү көненә 35 яшьтән узмаган яки бер һәм аннан да күбрәк баласы булган тулы булмаган гаиләләр керә. «Яшь белгеч»кә гариза бирү көненә 35 яше тулмаган, тәмамланган югары һөнәри белемле (урта, башлангыч), яки һөнәри уку учреждениесенең соңгы курсында укучы керә.

Федераль бюджет, Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелә торган социаль түләүләр торак бәясенең 70 процентыннан да артмый. Граҗданнарның шәхси өлеше (шул исәптән бурычка алынган) торак төзелешенең 30 процентын тәшкил итә.

Социаль түләүгә хокук алу өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

а) даими рәвештә авыл җирлегендә яшәү, яки яшәргә теләк белдерү;

б) торак төзелешенең билгеле бер күләмендә шәхси акча запасы булу;

в) гражданинны торак шартларына мохтаҗ дип табу;

г) бер гаилә әгъзасының, аерым алганда гариза бирүченең, агросәнәгать комплексында яки социаль өлкәдә эшләве.

Тәкъдим ителгән социаль түләүне гаилә түбәндәге максатларда куллана ала:

- әзер торак бинасы сатып алу;

- шәхси торак төзелеше объектын булдыру, шул исәптән башланган торак йортны төзеп бетерү;

- авыл җирлегендә күпфатирлы торак йорт төзелешендә катнашу юлы белән торак бинасы алу.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев