Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада символикасы

Универсиада символикасы логотип, эмблема һәм талисманнан гыйбарәт. Универсиада логотибында латин алфавитындагы U хәрефе язылышына охшаш элементлар булырга тиеш. Бу - Халыкара студентлар спорты федерациясе үткәргән бөтен чараларның символикасында мәҗбүри булырга тиешле элемент. 2013 елгы Универсиада логотибы вертикаль буенча сузылган дүртпочмак формасында эшләнгән. Әлеге дүртпочмакны инглиз телендә язылган Универсиада, Казан, Универсиаданы...

Универсиада символикасы логотип, эмблема һәм талисманнан гыйбарәт.

Универсиада логотибында латин алфавитындагы U хәрефе язылышына охшаш элементлар булырга тиеш. Бу - Халыкара студентлар спорты федерациясе үткәргән бөтен чараларның символикасында мәҗбүри булырга тиешле элемент. 2013 елгы Универсиада логотибы вертикаль буенча сузылган дүртпочмак формасында эшләнгән. Әлеге дүртпочмакны инглиз телендә язылган Универсиада, Казан, Универсиаданы үткәрү елы, Россия һәм Халыкара студентлар спорты федерациясенең биш йолдызы формалаштыра.

Универсиада эмблемасы латин алфавитындагы U хәрефе һәм 5 континенты символлаштыручы төрле төстәге йолдызлардан тора. 2013 елгы Универсиада эмблемасы нигезендә - традицион татар орнаменты элементы булган лалә чәчәге. Чәчәк ул - җәй атрибуты, яшьлек һәм үсеш, бәхет-шатлык символы.

Казан Универсиадасының Талисманы - Юни (Uni) кушаматлы канатлы ак барс малае. Канатлы ак барс - Татарстан Республикасының милли символы. Ул Татарстанның гербында да урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада символикасы