Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

18 ноябрь Азнакайда матәм көне дип игълан ителде

Якшәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 18 ноябрь көнен Татарстанда матәм көне дип игълан итү турында фәрманга кул куйды. Республикада, шул исәптән Азнакайда да, дәүләт әләмнәре төшерелде. Азнакайда бүген күңел ачу чаралары туктатылды. Республика телеканаллары да әлеге тапшыруларны күрсәтмиячәкләр. Азнакайның мәчет һәм чиркәүләрендә авиаһәлакәттә вафат булганнарның рухларына багышлап дога кылачаклар....

Якшәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 18 ноябрь көнен Татарстанда матәм көне дип игълан итү турында фәрманга кул куйды.

Республикада, шул исәптән Азнакайда да, дәүләт әләмнәре төшерелде.

Азнакайда бүген күңел ачу чаралары туктатылды. Республика телеканаллары да әлеге тапшыруларны күрсәтмиячәкләр.

Азнакайның мәчет һәм чиркәүләрендә авиаһәлакәттә вафат булганнарның рухларына багышлап дога кылачаклар.

Һәлакәттә вафат булганнарның туганнарына шулай ук Татарстан имамнары ярдәм күрсәтә.

Шушы куркыныч һәлакәттә туганнарын югалткан һәр гаиләгә 3 миллион сум акча биреләчәк. 1 миллионны Татарстан хөкүмәте һәм 2 миллионны иминиятләштерү компаниясе күчерә.

Видиорепортажны http://vk.com/mayak33005 карагыз. Вафат булганнарның исемлеге дә шунда ук.

Без әлеге авиаһәлакәттә якыннарын югалткан һәркемнең кайгысын уртаклашабыз.

Фото http://glavnoe.ua/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 18 ноябрь Азнакайда матәм көне дип игълан ителде