Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан республикасыннан чыгаруга 23 ел тулу уңаеннан районда күптөрле чаралар үткәрелде. Тантаналы митинг 15 февраль көнне азнакайлылар әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган "Кара лалә" һәйкәле янына тантаналы митингка җыелды. Митингны алып баручылар аны күңел төпкелләрен тибрәткән шигъри юллар, сугыш афәтенең...

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан республикасыннан чыгаруга 23 ел тулу уңаеннан районда күптөрле чаралар үткәрелде.

Тантаналы митинг

15 февраль көнне азнакайлылар әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган "Кара лалә" һәйкәле янына тантаналы митингка җыелды.

Митингны алып баручылар аны күңел төпкелләрен тибрәткән шигъри юллар, сугыш афәтенең аянычлы нәтиҗәләре хакында мәгълүматлар белән башлап җибәрде. Бу сугышта районыбыздан 254 ир-егет катнашты, аларның 52се хөкүмәтнең югары бүләкләренә-орден-медальләргә лаек булды. Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар саны да 300дән артып китә.

Тантанада чыгыш ясаган район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, район хәрби хәрәкәтләр ветераннары клубының совет рәисе Илшат Исламов чыгышларында әфган сугышы китергән корбаннар, аянычлы язмышлар, дөньяда иминлек, тыныч тормыш өчен көрәшкән ир-егетләребезнең батырлыгы күзалланды. Хәрби бурычларын үтәп батырларча һәлак булган райондашларыбызның фотосурәтләрен тоткан мәктәп укучылары аларның һәркайсы турында сөйләп узды, әти-әниләренә изге теләкләр ирештерелде. Егетләребезнең якты истәлеге бер минутлык тынлык, хәрби залп белән янә хәтерләрдә яңарды. Һәйкәлгә салынган чәчәк бәйләмнәрендә лачыннарыбызга мәңгелек мәдхия, сагыну-сагыш чагыла иде...

Актив тормышта

Районның хәрби хәрәкәтләре ветераннары оешмасы һәр үткән ел йомгакларына нәтиҗә ясап, алга яңа бурычлар куеп бер җыелып алу, киңәшүне күптәннән матур гадәткә кертте. Быел да әлеге сөйләшү бик урынлы булды һәм тантаналы шартларда барды.

Оешманың еллык эшчәнлегенә хисап белән әфганлылар клубы рәисе Илшат Исламов чыкты. Әфганстан сугышы ветераннарының Россия берләшмәсе район иҗтимагый оешмасы вәкиле Азат Котлыкаевның да чыгышы тыңланды. Оешма тормышында аеруча активлык күрсәткән бер төркем ветераннарны бүләкләү тантанасы узды. Әфганлылар клубы каршындагы яшь радиосөючеләр түгәрәге җитәкчесе - яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур өлешен керткән Ринат Вәлиевкә Рәхмәт хаты, ә аның шәкерте - Бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә катнашып радиоспортта яхшы нәтиҗәләр яулаган Гаяз Фәйзуллинга Мактау грамотасы тапшырылды.

Район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов хәрби конфликтлар ветераннарына каралган ташламалар турында аңлатты, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров әфганлыларның район тормышында активлыгын билгеләп үтте, алда торган РФ Президентын сайлауларда да шулай булачагына ышанычын белдерде.

Район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев Казандагы МЧС каршындагы тернәкләндерү үзәгенең сугышчы-ветераннарны кабул итәргә әзер булуын әйтеп, юллама алу өчен гаризалар бирергә чакырды. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатованың чыгышында әфган, чечен сугышларын, башка хәрби хәрәкәтләрне кичергән райондашларыбыз белән горурлану чагылды, аларга изге теләкләрен җиткерде.

Бу көнне хәрби хәрәкәтләр ветераннары үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларга җаваплар алды, киләчәккә бурычлар да билгеләделәр.

Җырсыз яшәп була мыни?!

Әфган җырларының район фестивале, һәр елдагыча, үзенә төрле яшьтәге үзешчәннәрне җыйды. Патриотик җырларның ниндиләре генә башкарылмады анда! Бөек Ватан сугышы чорындагылар да, әфган җырлары, строевой җырлар, заманчалары да...

Бәйрәм әүвәл 14 яше тулган бер төркем райондашларга төп документ-паспортлар тапшыру тантанасыннан башланды.

Иҗади бәйгегә йомгак ясау жюрига җиңелдән булмагандыр, чөнки һәр чыгыш үзенчәлекле иде. Шулай итеп, укучылар арасындагы иҗади бәйгенең "Вокал дуэт" номинациясендә Илнур Закиров, Раил Шафиков, "Вокал-соло"да Раил Салихов, вокаль ансамбльләр арасында Актүбә 1 нче мәктәбе, Азнакай 8 нче мәктәбенең "Альтаир" төркеме, "Автор-башкаручы" номинациясендә Динис Салихов, "Нәфис сүз" остасы Гүзәл Зарипова җиңү яуладылар. Ә инде эшләүче яшьләр арасында "Вокал-соло" җиңүчесе итеп Роберт Гарифуллин ("НКТ-Сервис" ҖЧҖ), автор башкаручылар арасында Динар Мөхимов "Азнакайнефть" идарәсе) танылды.

Яшьләр үзәге белән берлектә, төп спонсорлар - "Азнакайнефть" идарәсе, "АзнакайРемСервис" ҖЧҖ ярдәмендә оештырылучы бу фестиваль киләчәктә дә дәвам итсен, дияргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев