Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14 июль – Россия почтасы көне

Россия почтасы тарихы ил тарихыннан аерылгысыз. Йөзләрчә еллар яшәү дәверендә ул һәрдаим камилләшә һәм елдан-ел үсеш ала. Хәзерге почта элемтәсе гади бер аралашу чарасы гына түгел, ул җәмгыять үсешенә йогынты ясаучы тормышыбызның мөһим бер ягы да. Бу өлкә хезмәтендәгеләр безне ил, республика, район яңалыкларыннан хәбәрдар итүчеләр, безгә элемтәнең күптөрле юнәлеше...

Россия почтасы тарихы ил тарихыннан аерылгысыз. Йөзләрчә еллар яшәү дәверендә ул һәрдаим камилләшә һәм елдан-ел үсеш ала. Хәзерге почта элемтәсе гади бер аралашу чарасы гына түгел, ул җәмгыять үсешенә йогынты ясаучы тормышыбызның мөһим бер ягы да. Бу өлкә хезмәтендәгеләр безне ил, республика, район яңалыкларыннан хәбәрдар итүчеләр, безгә элемтәнең күптөрле юнәлеше буенча хезмәт күрсәтүчеләр. Әйтергә кирәк, замана почтасы үз җилкәсенә аларның нинди генә төрен алмаган: хатлар, вакытлы матбугатны вакытында илтеп җиткерү, пенсия, бандерольләрне адресатларына тарату, дөньяның теләсә кайсы почмагына акча күчермәләрен юллау, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне алу, кредитлар белән эшләү, Интернетка ялгау һәм башка бик күпләр.

Шул ук вакытта әле кайбер проблемаларның да булуына күз йома алмыйбыз. Әмма алар барсы да хәл итәрлек. Бу өлкәдә җитди үзгәрешләр булып, алар һәркем өчен иң уңайлы элемтә чыганагы булган почта хезмәтен икътисади һәм социаль юнәлештә тагын да ныгытуда яңа мөмкинлекләр ачарлар, дигән өметтә калабыз.

Хөрмәтле почта хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, барчагызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар һәм югары күрсәткечләргә ирешүегезне телим. Һәрчак киң күңелле һәм клиентларыгыз өчен ышанычлы хезмәткәрләр булып калыгыз!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 14 июль – Россия почтасы көне