Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

13 май көнне район һәм шәһәрнең сигез егете язгы чакырылышта беренчеләрдән булып хәрби хезмәткә китте

Булачак ил сакчыларын озату традиция буенча тантаналы оештырылды. Егетләргә хәер-фатиха бирергә район җитәкчелеге һәм дин әһелләре дә килде. Иртәнге дүрттә үк хәрби комиссариат тирәсендә җанлылык хөкем сөрде. Хәрби хезмәткә китүчеләрне озатырга әти-әниләре, якыннары, сөйгән кызлары, дуслары - барысы да җыелган. Соңгы тапкыр кочаклашып күрешүләр, үгет-нәсыйхәтләр, әтиләрнең ирләрчә кул биреп саубуллашулары,...

Булачак ил сакчыларын озату традиция буенча тантаналы оештырылды. Егетләргә хәер-фатиха бирергә район җитәкчелеге һәм дин әһелләре дә килде.
Иртәнге дүрттә үк хәрби комиссариат тирәсендә җанлылык хөкем сөрде. Хәрби хезмәткә китүчеләрне озатырга әти-әниләре, якыннары, сөйгән кызлары, дуслары - барысы да җыелган. Соңгы тапкыр кочаклашып күрешүләр, үгет-нәсыйхәтләр, әтиләрнең ирләрчә кул биреп саубуллашулары, әниләрнең күз яшьләре...
Хәрби комиссариат вәкилләре егетләргә хезмәтнең беренче көннәрендә бик тә ярап куячак киңәш, күрсәтмәләрне биргәннән соң, алар тантанага тезелде. Иң элек егетләрне районның яшьләр эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов сәламләде.
Аның: "Армиядә үзегезне Татарстанның, Азнакайның батыр, курку белмәс егетләре икәнлегегезне күрсәтегез. Илебез чикләрен уяу саклагыз, рухи һәм физик яктан чыныгып, чын ир-егетләр булып, исән-имин кайтыгыз», - дигән сүзләре озатырга килүчеләрнең һәркайсының теләге булып яңгырады.
Рамил Хәкимов, Фаил Кәримов, Равил Гатауллин, Нияз Газетдинов, Илфар Исмакаев, Рәшит Сахбетдинов (Азнакай), Вадим Дементьев (Актүбә эшчеләр бистәсе) иңнәренә солдат шинелен салганчы тиешле әзерлек үткәннәр.
-Азнакай егетләре беркайчан да район, илебез йөзенә тап төшермәделәр, тугры хезмәт иттеләр, намус белән бурычларын үтәделәр. Сезнең дә шулай булачагыгызга һич шигем юк. Гадел командирларга, ышанычлы дусларга эләгүегезне теләп калабыз. Иң мөһиме - туган ягыгызда сезне якыннарыгыз, әти-әниләрегез көтәчәген онытмагыз, имин йөреп, исән әйләнеп кайтыгыз, - диде үз чыгышында шәһәр һәм район хәрби комиссариаты җитәкчесе Рәдиф Камалеев.
Дин әһелләре Александр атакай һәм Әмирҗан хәзрәт Якупов та аларга изге теләкләрен юлладылар.
Сиксәнгә якын якташыбыз - 2013 елның язгы чакырылыш егетләре - ел дәвамында илебез тынычлыгын саклаячаклар. Хәерле юл сезгә, егетләр! Яхшы хезмәт итеп кайтыгыз!
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 13 май көнне район һәм шәһәрнең сигез егете язгы чакырылышта беренчелђрдђн булып хәрби хезмәткә китт...