Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1157 азнакайлы «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында азык-төлек җыелмалары пакеты алачак

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында Татарстанда 55 мең гаилә азык-төлек җыелмалары пакетын алачак.

Азнакай муниципаль районында андыйларның саны – 1157 кеше.

Бүген республикада катлаулы тормыш хәлендә калган 55 мең гаиләгә азык-төлек җыелмалары пакетын тарату башлана. Әлеге ярдәм турында карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Проектның финанс ягын “Ак Барс” банкы күтәрә. Әлеге проект «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында башкарыла.

Бу хәрәкәт волонтерларны, зур предприятиеләр җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне, хәйриячеләрне һәм битараф булмаган игелекле гражданнары берләштерә.

Азык-төлек пакетлары – ярдәмнең бер төре генә. Моннан тыш финанс, мәгълүмати, психологик, белем бирү өлкәләрендә дә ярдәмнәр каралган.

Якындагы ике ай эчендә һәр адрес буенча азык-төлек җыелмасы 4 тапкыр тапшырылачак. Анда ярмалар, макароннар, көнбагыш мае, консервалар, чәй, шикәр һәм тәм-том кергән.

Кичә Татарстан Президенты «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте активистлары белән очрашты һәм әлеге инициативаның әһәмиятлелеген ассызыклады.

Азык-төлек алучылар исемлеге ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Иң зур төркем – 23 мең кеше – ул уртача җан башына кереме яшәү минимумыннан (8938 сум) ким булган гаиләләрдәге 8 яшьтән өлкәнрәк балалалар. Азнакай районында андыйларның саны – 681 бала. Шулай ук кереме яшәү минимумыннан (7311 сум) ким булган ялгыз яшәүче 16 меңнән артык пенсионер. Районыбызда әлеге исемлеккә 244 пенсионер кергән.

Пандемиядән аеруча зыян күргән шәхси эшмәкәрләрнең һәм үзмәшгуль булып теркәлгән әти-әниләрнең республика буенча - 9 меңнән артык, Азнакай районы буенча 122 баласы да ярдәм алачак. Моннан тыш, районыбызда алимент түләүдән баш тартучыларның балаларына (алар барлыгы 20), опекуннар гаиләләрендәге балаларга (67) һәм социаль имин булмаган гаиләләрдәге балаларга (23 бала) шундый ярдәм каралган.

Шулай итеп, Азнакай районы буенча барлыгы 1157 кеше «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында ярдәм алачак. Азык-төлек җыелмалары районга 2 майда кайта һәм таратыла башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев