Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

104 мигрант Россия гражданлыгы алып, Азнакайда теркәлеп калган

Соңгы вакытта безнең районга миграцияләнгән чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар саны ике йөздән артык кеше тәшкил итте. Аларның күпчелеген Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә яшәүчеләр, аеруча үзбәкләр һәм таҗиклар тәшкил итә. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы Эльвира Мәрданшина белдерде. 104...

Соңгы вакытта безнең районга миграцияләнгән чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар саны ике йөздән артык кеше тәшкил итте. Аларның күпчелеген Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә яшәүчеләр, аеруча үзбәкләр һәм таҗиклар тәшкил итә.

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы Эльвира Мәрданшина белдерде. 104 кеше РФ гражданлыгы алып, җирлегебездә теркәлеп калган.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чит ил гражданнарын эшкә алганда, йортка-фатирга керткәндә закон таләпләрен сакларга кирәклегенә басым ясап: "Законнар - үтәү өчен", - дип белдерде. Агымдагы елда мигрантларны хезмәткә тарту кагыйдәләренең бозган эш бирүчеләргә карата ике беркетмә төзелеп, штраф салынган.

Марсель Шәйдуллин җирлегебездә тәртипсез тормыш алып баручы, эчкечелеккә башын салган гаиләләрнең саны артуына борчылуын белдерде.

- Мигрантлар нинди дә булса эшкә җәлеп ителә икән, эш бетү белән чыгарып җибәрергә кирәкми. Бүген бик күп гаиләләрнең теркәлү урыны юк, балалар мәктәпкә йөрми, борчылыр урын бар, - диде ул.

Язгы-җәйге чорда табигать кенә түгел, караклар да "уяна". Бу хаткта районда булган терлек урлау очраклары сөйли. Яңа гына Әсәй авылында ике факт теркәлгән булса, узган атнада караклар Митрәй авылындагы шәхси хуҗалыкка кереп , өч сарык "чәлдерә". Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов май бәйрәмнәре алдыннан терлек урлау очраклары тагын да артырга мөмкин, дип белдерде һәм авыл җирлекләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә халыкка саклык чараларын күрү турында җиткерергә кирәклеген ассызыклады.

Киңәшмәдә шулай ук язгы чәчүгә әзерлек, ташуларны бәла-казаларсыз уздырып җибәрү өчен чаралар күрү, санитар икеайлык һәм башка мөһим мәсьәләләр турында да сүз барды, тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 104 мигрант Россия гражданлыгы алып, Азнакайда теркәлеп калган