Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
1 сентябрь -Белем көне
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары, кадерле балалар һәм ата-аналар! Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз! Бу көннәрдә без барыбыз бергә иң якты һәм шатлыклы бәйрәмне билгеләп үтәбез. Аны мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк беренче сыйныф укучылары да, бу...
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары, кадерле балалар
һәм ата-аналар!
Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз! Бу көннәрдә без барыбыз бергә иң якты һәм шатлыклы бәйрәмне билгеләп үтәбез. Аны мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк беренче сыйныф укучылары да, бу көнне үзләренең укытучыларын җылы хисләр белән искә алучы өлкәннәр дә зур түземсезлек белән, шатланып көтә.
1 сентябрь - ул чыннан да бөтенхалык бәйрәме. Бу көнне миллионлаган беренче сыйныф укучылары һәм беренче курс студентлары өчен бөтен илебез буйлап тәүге кыңгырау чылтырар һәм алар тормышында кызыклы очрашуларга, гаҗәеп ачышларга бай булган яңа чор башланып китәр. Өлкән сыйныфлардагы чыгарылыш укучылары өчен профессия сайлауны хәл итәчәк һәм алдагы тормыш юлын билгеләячәк яңа уку елы башланыр. Бу көн шулай ук уку йортлары ишек төбендә үзләренең укучыларын һәм шәкертләрен каршы алучы барлык педагоглар өчен дә гаять дәрәҗәдә дулкынландыргыч һәм тантаналы.
Быел Азнакай муниципаль районында 640 бала беренче тапкыр парта артына утырачак.
Азнакайның бик күп оешмалары һәм предприятиеләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясенә бик нәшат кушылдылар. беренче сыйныфка баручы 124 бала ранецлар һәм уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителде.
Яңа уку елы алдыннан барыгызга да хәерле исәнлекләр, иҗади уңышлар, күтәренке кәеф телибез. Иң югары белем баскычларын җиңел генә яуларга, изге, кыю уй-теләкләрегезне тормышка ашырырга язсын.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев