Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 ноябрь көнне Алмаз Мәгъсүм улы Гариповка 75 яшь тула

1 ноябрь көнне Сәпәй авылында туып, шунда гомер итүче әтиебез Алмаз Мәгъсүм улы Гариповка 75 яшь тула! Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыбыз да мең...

1 ноябрь көнне Сәпәй авылында туып, шунда гомер итүче әтиебез Алмаз Мәгъсүм улы Гариповка 75 яшь тула!
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа.! Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда колач җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син балаларыбызга да ягымлы бабай, ә оныкчыгыңа бердәнбер дәү бабай! Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, киләчәктә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, яшәүдән ямь һәм тәм табып, безне сөендереп һәм безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын!
Әти! Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Сәпәй-Азнакай-Казан-Ижау-Уразай-Нефтекама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 ноябрь көнне Алмаз Мәгъсүм улы Гариповка 75 яшь тула