Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме Мәдәният йортында узды

1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме Мәдәният йортында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның чыгышы белән башланып китте. Ул, шәһәрдәш-ләрне һәм кил-гән кунакларны бәйрәм белән котлап, Яз һәм Хезмәт бәйрәменең төрле буын, төрле һөнәр кешеләрен берләштерүен, аның күптән инде яңа өметләр, яхшыга үзгәрешләр символына әверелүен билгеләп үтте. -Тырыш Азнакай халкы...

1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме Мәдәният йортында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның чыгышы белән башланып китте.
Ул, шәһәрдәш-ләрне һәм кил-гән кунакларны бәйрәм белән котлап, Яз һәм Хезмәт бәйрәменең төрле буын, төрле һөнәр кешеләрен берләштерүен, аның күптән инде яңа өметләр, яхшыга үзгәрешләр символына әверелүен билгеләп үтте.
-Тырыш Азнакай халкы 1 Май бәйрәмен күркәм нәтиҗәләр белән каршылый. Бүген һәр җирдә үзгә бер күтәренкелек, хезмәт рухы хөкем сөрә. Игенчеләребез аны басуда, хезмәт урыннарында каршылый. Язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга алынган игенче-механизаторларыбызга авыр хезмәтләрендә уңышлар телик, - диде Марсель Зөфәр улы.
-Бүгенге көндә дә "Тынычлык! Хезмәт! Май!" сүзләре актуальлеген югалтмый. Барыбыз да тыныч тормыш теләп яшибез, илебез үсеше өчен хезмәт куябыз, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов.
Азнакай районы профсоюз комитетлары координацион Советы рәисе Рәфис Хәсәнов профсоюз эшчәнлегенең иҗтимагый роленә тукталды, бәйрәмне хезмәт коллективларының уңышлар белән каршылавын хәбәр итте.
Сәхнәдә концерт программасы, урамда сәүдә рәтләре, күңелле уеннар гөрләгән арада залда спорт уеннары барды. Теләге булган һәркем армрестлинг, гер күтәрү, шахматта һәм башка ярышларда көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме Мәдәният йортында узды