Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 июльдән нинди тарифлар кулланыла?

ЕРЦ директоры Марат Авзалов Шушы сорау белән без Бердәм исәп-хисап үзәге (ЕРЦ) директоры Марат Авзаловка мөрәҗәгать иттек. - 2012 ел башыннан Россия территориясендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифларны индексацияләүнең яңа системасы гамәлгә керде. Нәтиҗәдә, гыйнварда арта торган тарифлар аркасында барлыкка килүче инфляцияне "йомшарту" йөзеннән, газга, электр энергиясенә бәяләрне һәм тарифларны...

ЕРЦ директоры Марат Авзалов

Шушы сорау белән без Бердәм исәп-хисап үзәге (ЕРЦ) директоры Марат Авзаловка мөрәҗәгать иттек.

- 2012 ел башыннан Россия территориясендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифларны индексацияләүнең яңа системасы гамәлгә керде. Нәтиҗәдә, гыйнварда арта торган тарифлар аркасында барлыкка килүче инфляцияне "йомшарту" йөзеннән, газга, электр энергиясенә бәяләрне һәм тарифларны арттыру икенче яртыеллыкка (июльгә) күчерелде. Бу вакытта, гадәттә, коммуналь хезмәтләрне куллану күләме кими. 2012 елның 1 июленә кадәр тарифлар 2011 елдагыча калдырылды. 1 июльдән һәм 1 сентябрьдән һәр төр ресурс өчен бәя арту Россиянең тарифлар буенча федераль хезмәте раслаган иң югары чик кысаларында башкарылды. Шул ук вакытта газ һәм электр энергиясе өчен тарифлар арту елына бер тапкыр, ә су, җылылык һәм канализация өчен ике этапта уздырыла.

- Алдагы яртыеллыкта гамәлгә куелган конкрет бәяләргә тукталыйк әле?

- ТРның тарифлар буенча дәүләт комитеты кабул иткән карарлар нигезендә, икенче яртыеллыкта газга һәм электр энергиясенә хаклар республикабызның бөтен районнарында да бер төрле үк арта. Әйтик, Азнакайда һәм Актүбәдә яшәүчеләр ел башыннан бер киловатт сәгатькә 2 сум 43 тиен түләгән булсалар, икенче яртыеллыкта алар көндезге тариф буенча 2 сум 57 тиен, ә ике тарифлы хисаплагычлар буенча төнлә тотылган энергиягә 1 сум 29 тиен түләргә тиеш булалар. Авыл җирләрендә бу күрсәткеч көндез 1 сум 80 тиен, төнлә 90 тиен тәшкил итәчәк. Газ белән дә шул ук хәл. Әгәр дә ел башыннан аның бер куб метры 3 сум 49 тиен торган булса, 1 июльдән ул 4 сум 01 тиенгә менде.

- Азнакайлылар һәм актүбәлеләрнең хисап кәгазьләрендә күрсәтелгән төп чыгымны җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация алып тора. Алга таба аларга түләү ничек булачак?

-Коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәр районның бу төр хезмәтне күрсәтүчеләре билгеләгән һәм тарифлар буенча комитет раслаган бәяләр буенча башкарыла. Шуңа да монда башка районнардан аерымлыклар бар. Азнакайда яшәүчеләргә 1 июльдән җылылыкның 1 гигакалориясе 1415 сум 52 тиен, актүбәлеләргә 1491 сум 28 тиен, авыл җирлекләренә 1049 сум 97 тиен итеп билгеләнгән. Ә 1 сентябрьдән шәһәрдә ул 1467 сум 38 тиен, Актүбәдә 1562 сум 73 тиен, авылларда 1082 сум 97 тиен булачак.

- Ә безнең чиктәш районнарда җылылык энергиясенә түләү ничек?

- Чагыштыру өчен: Әлмәттә әле җиткерелгән соңгы тариф 1610 сум 70 тиен, Баулыда 1693 сум 72 тиен, Җәлилдә 1581 сум 20 тиен.

1 июльдән су белән тәэмин итүнең бер куб метры Азнакайда 31 сум 32 тиен, Актүбәдә 24 сум 60 тиен булса, 1 сентябрьдән ул 34 сум 77 тиен һәм 25 сум 83 тиенгә җитәчәк. Күршеләр белән чагыштырганда, Җәлилдә суның бер куб метры 41 сум 10 тиен, Ютазыда 35 сум 23 тиен булачак.

Канилизация өчен түләүләр 1 июльдән Азнакайда 12 сум 85 тиен, Актүбәдә - 27 сум 01 тиен тәшкил итә. 1 сентябрьдән ул шәһәрдә 14 сум 25 тиенгә, бистәдә 29 сум 98 тиенгә җитәчәк.

Коммуналь хезмәтләр өлкәсендә бәяләрнең җитди артуын исәпкә алып, Азнакай районы башкарма комитеты 2012 елның икенче яртыеллыгында муниципаль йортлар һәм тулай торакларга хезмәт күрсәтү бәяләрен моңа кадәр кулланышта булган тарифлар буенча калдырды. Район биләмәсендәге торак белән идарә итү компанияләре, МУП һәм ТСЖлар да алдагы яртыеллыкта үзләренә караган йортларга коммуналь хезмәт күрсәтү бәяләрен үзгәрешсез калдыру турында карар чыгарды.

Әңгәмәдәш Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев