Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Стәрле авылында туып, шунда гомер кичерүче кадерле әтиебез Латыйфуллин Сәгадәтулла Хәйрулла улының 6 апрельдә зур юбилее!  Аңа – 80 яшь!

06 апреля 2019, 08:49

1250

0

0

Югары Стәрле авылында туып, шунда гомер кичерүче кадерле әтиебез Латыйфуллин Сәгадәтулла Хәйрулла улының 6 апрельдә зур юбилее!  Аңа – 80 яшь!

Югары Стәрле авылында туып, шунда гомер кичерүче кадерле әтиебез Латыйфуллин Сәгадәтулла Хәйрулла улының 6 апрельдә зур юбилее!  Аңа – 80 яшь! Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әниебез Гөлҗиһан белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

 

Озын гомер яусын, әткәй, сиңа,

Сызламасын аяк-кулларың.

Сау-сәламәт үтик бергәләшеп,

Киләчәкнең алгы көннәрен.

Төрле чакны, әти, күргәнсеңдер,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

 

Иң изге теләкләр белән: балаларың, онык-оныкчыкларың

Фото https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев