Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юбилеегыз котлы булсын!

25 мая 2019, 07:48

2368

0

6

Юбилеегыз котлы булсын!

Кем генә соңгы кыңгырау яңгыраучы 25 нче май иртәсен көтеп алмый да, ничә яшьтә булуына карамастан дулкынланмый икән!? Ә безнең гаиләбез өчен бу көн аеруча якын һәм истәлекле... Гаиләбезнең иң кадерле кешесе – Югары Стәрле егете, гомер буе Актүбә бистәсендә гомер итүче Газинур Рәис улы Газизовның гомер бәйрәме – олы юбилей көне. Хөрмәтле якын кешебез! Сине чын күңелләребездән гүзәл бәйрәм иртәң белән котлыйбыз! Гомерең буе барыбыз өчен дә үрнәк булдың, бала чактан хезмәтне сөеп, игелекле гамәлләр генә кылып, күңелең гел изгелектә булып яшьнәп яшәдең һәм яшисең. Кешеләрне, бар җиһанны яратуың озак еллар җитәкче урыннарда хезмәт куярга юл ярды, без, туганнарың, өчен һәрьяклап үрнәк, ныклы терәк булып яшәдең һәм яшисең.

Тормышың, гаиләң ныклы булу ир-егет өчен олы хәзинә: Филүсәң нәкъ үзеңдәй булдыклы, пөхтә, пакь күңелле, тырыш, сабыр – димәк, гаилә тылың да ныклы, ышанычлы, үрнәк! Ике балагыз да тормыш сукмаклары буенча ныклы адымнар белән атлыйлар, үзегездәй үрнәк гаиләләр төзеп көн күрәләр икән, бу чиксез бәхет түгелмени?

Нур өстенә якты нур өстәп улың Ренат, оныгың Кәрим дә нәкъ шушы көндә дөньяга аваз салдылар, аларны да туган көннәре белән кайнар котлыйбыз, бәхет, шатлыклар юллыйбыз! Өйләрегез һәрвакыт ямьле, мул ризыклы булсын, балаларыгыз, оныкларыгызның игелекләрен генә күреп яшәгез!

 

Туган көнең, якыныбыз, алып килсен

Бары сәламәтлек, шатлыклар.

Безгә биргән йөрәк җылыларың

Изгелекләр булып кайтсыннар...

Сокланырлык гомер юлың синең,

Терәк бит син безгә тормышта.

Безнең өчен янып яшисең син,

Куанасың һәрбер уңышка...

Юбилеең котлы булсын!

 

Сине яратып, хөрмәт итеп: әниең, энең-сеңлең гаиләләре, теләкләребезгә барлык туганнар да кушыла

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев