Азнакаево
  • Рус Тат
  • Урманайдан Гөлнур Камаеваны  юбилее белән туганнары тәбрикли

    --, 6 май 2018 - 15:00
    374
    0
    4

    3 нче май көнне Урманай авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, кадерле әниебез, сөекле әбиебез Гөлнур Фәндәс кызы Камаеваның  туган көне – юбилее.

    Кадерлебез, сине чын йөрәктән юбилеең белән тәбрик итеп, изге теләкләребезне юллыйбыз.

    Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, җан тынычлыгы, тормыш шатлыклары телибез сиңа. Бәхетле мизгелләрең чиксез, аларны уртаклашучы якыннарың һәрчак янәшәңдә булсын.

    Балалар, оныклар шатлыгына куанып, әтиебез белән тигез гомер итегез. Киләчәктә дә безнең кайтуны зур түземсезлек белән көтеп, күрешү шатлыкларын бергә уртаклашырга язсын иде.

    Изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Фәнис, улың Илнар, кызың Ильмира, киявең Артур һәм кечкенә оныгың Әмирхан.

    Фото pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: