Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!

15 февраля 2019, 10:29

1421

0

0

Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!

Бар җиһанны тутырып ап-ак кар ява. Мамыктай йомшак карларны туздырып без – бер көтү бала-чага урамда уйнап йөрибез. Бераздан мине өйгә чакырып алдылар. Керсәм.... Түр якта караватта нәни генә бер бәби ята. Тирәюньгә бәби, мәми исе таралган. Мин (бәбинең апасы Нәсимә) тиз генә урамга йөгереп чыктым да: “Бездә хәзер бәби бар, мин уйнарга бик чыга алмам инде, бәби карыйсы бар,”– дип аваз салдым.

Моннан 50 ел элек, февраль аеның 15ендә Әгерҗе авылында Сәгъдүнә һәм Рәсим Гәрәйшиннар гаиләсендә бишенче төпчек бала булып бер кыз бала дөньяга килә. Исемен дә әтисенә охшатып Рәсимә дип кушалар аңа. Ихаталарына ук терәлеп торган данлыклы алма бакчасының сусыл алмаларын, кып-кызыл җиләкләрен авыз итеп, Коры Елга буасында коенып Рәсимә сылу гәүдәле, гүзәл, акыллы кыз булып буй җиткерә. Азнакайдагы икенче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының геология бүлегенә укырга керә. Әмма авылның саф чишмә суларын эчеп үскән кызны чит җирләрдәге биек билгесез таулар үзенә һич тә тартмый. Җитмәсә, сөйгән яры да туган якларыннан. Шулай итеп Карамалы авылында укытучы булып эшләп йөргән Фирдәвес атлы асыл егет белән гаилә корып, яши башлыйлар алар. Моңа кадәр нефть төбәгендә эшләгән Рәсимә хезмәтен авыл китапханәсендә дәвам итә. Тигез, тату, матур гаиләдә мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы кызлары – Рәзилә һәм уллары Ильяс туа.

Бүгенге көндә Закировлар гаиләсе Азнакайда яши. Улкызларының икесенә дә югары белем биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Фирдәвес – нефтьче, ә Рәсимә “Азнакай” санаториенда эшен дәвам итә. Үз эшенең чын остасы булган, һәрчак ярдәмгә әзер Рәсимәне коллективта да яраталар хөрмәт итәләр. Ә өйдә ул уңган хуҗабикә, аш-су остасы. Йортында һәрчак тәртип, чисталык. Андый йортларны нурга күмелгән, диләр. Әнә шундый искиткеч тырыш һәм булган, уңган, көчле рухлы, кешелекле, юмарт, киң күңелле ул Рәсимәбез. Тормышта авырлыклар килсә, иң беренче булып ярдәмгә ашыгучы да, киңәшчебез, сердәшчебез дә ул.

Кадерле яраткан сеңлебез Рәсимә! Без сине барлык туганнарың исеменнән гомер бәйрәмең – 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, гаиләңдә иминлек, күңел тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшең Фирдәвес белән тигез канатлар булып, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, ак бәхетләр белән тулы, бәрәкәтле, мул тормышта куанычлы, озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен сиңа.

 

Нур балкысын өеңдә!

Күк йөзе аяз булсын,

Кояш гел көлеп торсын

Синең күңел күгендә.

Бәхетле бул!

Муллык юлдаш булсын,

Дәрт сүнмәсен йөрәк түреңдә!

 

Сине яратып һәм хөрмәт итеп иң изге теләкләр белән: туганнарың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев