Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләкләрнең иң изгесе – Сезгә!

22 декабря 2018, 12:18

1446

0

0

Теләкләрнең иң изгесе – Сезгә!

Сәпәй авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Алмаз Мәгъсүм улын һәм Сәрия Гаяз кызы ГАРИПОВЛАРНЫ гомер  юлындагы  истәлекле Зөбәрҗәт туйлары  белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә бәрәкәтле имин тормыш, күңел тынычлыгы, тигезлек  һәм  безгә  үрнәк  булып,  тормышыбызга  ямь  өстәп,  авырмыйча, озын  гомер  итүегезне  телибез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сезгә, әти-әни!


Ходай биргән олы бүләк бит ул –
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Зәңгәр  күкләр  матур  йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан  якты,  гөлдән гүзәл,
Сезнең белән туган йорт ямьле.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә
Әти-әни – диеп дәшәбез.
Безгә терәк, оныкларга шатлык,
Шулай рәхәт, тигез яшәгез!


Балаларыгыз, киявегез, киленегез, оныкларыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев