Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татшуганда яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Идиятуллина Әлфинур Исмәгыйль кызын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

25 февраля 2019, 16:25

979

0

1

Татшуганда яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Идиятуллина Әлфинур Исмәгыйль кызын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Син безнең өчен дөньяда иң гүзәл, иң изге зат. Әтиебез Әхсән белән күпләргә үрнәк, ныклы гаилә корып, пар канатыгыз астында без – 3 балагызны сөеп, яхшы тәрбия биреп үстердегез.

Сезнең алда без баш иябез, чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Әни, сиңа күңелебездәге иң матур теләкләрне юллыйбыз: күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш телибез, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын! Әтиебезне дә февраль аенда булып узган туган көне белән котлыйбыз. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып, тигезлектә озак еллар яшәргә язсын сезгә!

 

Бәйрәмегез белән котлап,

Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып, П

ар канатлар булып яшәгез!

 

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз: Ләйсән-Нәфис, Зөлфия-Расил, Данил-Диләрә, Айгиз, Айгизә, Айрат, Алмаз, Сәид, Сәйдәш

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев