Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

 Татшуган авылында гомер кичеруче яраткан тормыш иптәшем, сөекле әниебез, әбиебез Шәйхулова Рүзилә Мөдәрис кызын 60 яшьлек күркәм юбилее белән тәбриклибез!

23 ноября 2018, 21:32

1054

0

0

 Татшуган авылында гомер кичеруче яраткан тормыш иптәшем, сөекле әниебез, әбиебез Шәйхулова Рүзилә Мөдәрис кызын 60 яшьлек күркәм юбилее белән тәбриклибез!

31 Татшуган авылында гомер кичеруче яраткан тормыш иптәшем, сөекле әниебез, әбиебез Шәйхулова Рүзилә Мөдәрис кызын 60 яшьлек күркәм юбилее белән тәбриклибез!

Гомер агышын бер нәрсә дә туктата алмый. Ләкин кеше гомерен матур, әһәмиятле эшләре бәяли һәм гомерлеккә калдыра. Кешелек дөньясында иң матур сыйфатларга ия булган кадерле әниебез, әтиебез белән, ике балага бәхетле гомер буләк итеп, хәзерге көндә дә безнең өчен янып-көеп яши.    

Язмыш Сиңа  җаваплы,  һәм игелекле хезмәтне – балаларга белем бирүне тапшырган. Озак еллар башта Актүбә эшчеләр бистәсендә, аннары Татшуган авылы  мәктәбендә татар һәм рус теле укытучысы булып туган җиргә, үзеңнең барлык көчеңне һәм белемеңне бирдең, зур тырышлык белән хезмәт иттең! Күпме балага Син тормышта үз урынын, үз юлын табарга ярдәм иткәнсең.Укучыларың район һәм республика конкурсларында җиңү яулап матур уңышлары белән сөендереп тордылар. 

Әниебез, Син гомерең буе безнең өчен сабырлык, тыйнаклык үрнәге булдың,  татар хатын-кызларына гына хас булган барлык күркәм сыйфатларны җыйгансың, аларны еллар буе саклап, үстереп, хезмәттәшләреңә, якыннарыңа, балаларыңа  күчерә  белгәнсең. Моңлы тавышың, халык  җырларын матур итеп башкаруың күңелләребезне кузгата. Бүген дә син син зур хезмәт куясың - авылыбызның, туган як тарихын туплап иҗат эше белән шөгыльләнәсең. Авылдашларыңның һәм хезмәттәшләреңнең олы хөрмәтен яуладың.

Әтиебез белән авылда туган нигезне саклап олы йорт төзедегез. Матур йортыбыз син пешергән тәмле ризыклары, шау чәчәктә утыручы гөлләре белән үзенә тартып тора.

Олы йөрәкле газиз әниебез, барлык кылган игелекләрең өчен мең рәхмәтләр яусын сиңа! Куанычлы юбилей көннәреңдә сиңа бәхетнең тулысын, сәламәтлекнең иң ныклысын телибез. Бүгенгедәй тормышыбызның якты йолдызы булып, балалар һәм оныкларыңның уңышларына сөенеп, әтиебез белән парлы, куанычлы озын гомер кичерергә, тынычлыкта муллыкта яшәргә насыйп булсын!

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, киявең, киленең, оныкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев