Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сугыш урлаган балачак...

21 февраля 2019, 17:19

1117

0

0

Сугыш урлаган балачак...

Аккан сулар кебек сизелми дә тиз утеп баручы гомерләрнен истэлекле һәм матур бер мизгеле - 80 яшен тулу унаеннан кадерле әниебез, Камалутдинова Клара Хафиз кызын ихлас кунелдэн котлыйбыз! Барыбыз өчен дә үрнәк булган матур тормыш юлы утүең белән чын күңелдән горурланабыз.

Син сугыш алдындагы авыр елларда туып,үз дәверендәге барча кыенлык-мәшакэтьләрне куреп үскәнсен, замана йөген үз җилкәндә кутәргәнсен. Сугыш михнәтен ай - һай нык татыгансын: көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылмадын, ятимлек ачысын да белден.

Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. «Әй язмыш, язмыш… Узган юллар, узган еллар, мизгелләр кинодагы кебек күз алдымнан үтә. Миңа, кызым, гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде. Сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне үз күзем белән күреп белгәнгә, алар кабат-кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә», - дип сүз башлый әнием.

“…Эх, бу сугыш ачысы,” - дигән сүзләрне әнием минем еш ишеткән. Ул төшләрендә әтисенең нинди икәнен күрергә бик нык тырышса да, ул аны булдыра алмаган. Чөнки әниемә ике яшь булганда, Хафиз бабамны хәрби хәзерлек курсларына Курск шәһәренә укырга җибәрәләр. Аннан аны фронтка алалар. «Сугыш беткән, тәмамланган дигән олы сүзне ишеткәндә, мин инде күңелем белән тойдым, ләкин әнием Бибикамалнын күзләрендә генә шатлану күрмәдем мин», - дип исенә төшерә әнием.

“...Инәйгә булышырга тырыштым...буем җитмәгәч,аяк астына шакмак куеп.ярык казанда ашарга пешереп, кул арбасын тартып, кечкенә энемне имезергэ алып баруларны тыныч кына искә алу да мөмкин түгел.”

«Авылда уйнап үскән малай һәм кызларның әтиләре сугыш кырыннан кайта башладылар. Кайсысының аягы юк, кайсысы кулсыз, кайсысы башын бәйләгән, ә минем әтием....., күпме басу капкасына барып көтсәм дә, күренмәде… Нинди авыр иде миңа башка малайлар.кызларнын әтиле булуларын аңлый башлагач. Йөрәк телеп-телеп сыкрады, иксез-чиксез сагышлы идем мин. Ләкин мин нык булырга, бер нәрсәгә дә бирешмичә, авырлыкларны җиңәргә тиеш идем. Шулай булмый, нишләп була иде соң? Башка юлы юк иде бит аның!!! Әтилеләр укыды да, колхозда да эш табылды, алар макталды да, ә без…”

Зирәк акылын, яхшы зиһенен, мәктәптә уку елларынын авырлыгын җиңел кичерден. Аякны күтәреп тә алалмаслык көзге пычракларда, күз ачкыссыз кышкы бураннарда, карлы- бозлы сукмакларда 12 шәр чакырым юл үтеп, Азнакай 1 нче урта мәктәбен бик яхшы билеләренә генә бетерүен, синен бик фидакарь, зур тырышлыкка ия булуынны күрсәтә. Югалып калмадын, Алабуга педагогия институтын да гел яхшы билгеләренә тәмамлап, татар теле һәм әдәбият укытырга туган ягына - Азнакайга кайтттын.

Тормыш бит ул - ормыш, бик кырыс.Замана авырлыклары дип,ана баш имәден, бик тырыш булдын.берне-ике, икене-биш иттен.Балаларынын берсен кочып, икенчесен күкрәгенә кысып,яслегә йөгерден, аннан хәл дә җыеп тормастан,мәкттәбенә чаптын.Шуна күрә өебез һәрдаим муллыкка ия булды.Әтиебез Дәүҗәт белән безне - ике бала (Гөлнара һәм Дамир) үстереп, югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдыгыз,һөнәрле әш белән тәэмин иттегез. Безнен өчен, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз өчен олы җанлы әни дә,әби дэ,акыллы кинәшче дә син, әнием.

Билдән түбән шомырт кара калын толымнарынны инде комеш нурларына ия булган чәчләр алыштырса да, син әле һаман да яшь һәм сөйкемле.

Әнием, Ходай сина ныклы сәламәтлек, кылган гамәлләреннен бәрәкәтле булуын, балаларын,оныкларын,оныкчыкларын,туганнарын, дусларын белән аралашудан куаныч табып, җитешле яшәү, бәхетле озын гомер, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвенне телибез.

 


Хөрмәтле райондашлар! Аznakaevo-rt.ru сайтында үзегезнең туганнарыгызны, якыннарыгызны туган көннәре һәм бәйрәмнәр белән котлый аласыз. 

Фотолар саны чикләнми, видеолар да кабул ителә. Аzmayakreklama@mail.ru почтасына җибәрә аласыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев