Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәкыя һәм Рәфгать Халиковларны алтын туйлары белән котлыйлар

17 мая 2018, 16:47

4189

0

2

Нәкыя һәм Рәфгать Халиковларны алтын туйлары белән котлыйлар

Безнең кадерлеләребез Нәкыя Сәлим кызы һәм Рәфгать Долхак улы Халиковларны күркәм бәйрәмнәре – алтын туйлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сез безнең өчен һәрчак олы җанлы таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгесе булдыгыз. Безне тормышта үз урыныбызны табарга, хезмәт яратырга, гадел булырга өйрәттегез.

Зур рәхмәт Сезгә! Аллаһы Тәгалә биргән гомерегезне безнең кайгыртуны тоеп, мул тормышта куанып яшәргә язсын.

50 ел Сез яшәдегез

Иңнәрне иңгә куеп.

Барыбызны куандырган

Яшәү шатлыгын тоеп.

Алтын туйга кадәр яшәү

Үзе бәхет түгелме?

Тырыш хезмәтегез бизәсә

Узган гомер юлыгызны.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән

Озак еллар гомер итегез.

Пар канатлы, бер-беребезгә терәк булып

Бриллиант туегызга барып җитегез.

Сезне яратып: балаларыгыз Низаметдиновлар, Бикиниевләр, туганнарыгыз Солтангировлар, Шиһаповлар, Усмановлар гаиләләре

Оставляйте реакции

2

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев