Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күркәм юбилеегыз котлы булсын!

11 мая 2019, 08:36

1363

0

0

Күркәм юбилеегыз котлы булсын!

Язның иң күркәм, табигатьнең уянган чагында – 10 майда Наратлы авылында туып, Ирекле авылында гомер итүче безнең иң кадерле кешебез – әниебез Рахимова Хаҗәр Хәлиулла кызына 80 яшь тула. Әни, күркәм гомер бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз!

Кадерлебез, син безнең өчен һәрчак таянычыбыз, киңәшчебез, хезмәт сөю һәм яшәү өлгебез булдың. Синең сабырлыгың, ачык йөзең, тормышны һәм һәр җан иясен ярата белүең безгә олы үрнәк. Безне гадел, киң күңелле итеп, туганлыкның кадерен белеп яшәргә өйрәткәнең өчен мең рәхмәт. Әни, безгә кылган изгелекләреңне санап бетерерлек түгел. Син булганга гына өебез ямьле, нурлы, һәрвакыт җылы бөркеп тора, туган нигезебез үзенә тартып тора. Без сине бик яратабыз. Синең алда рәхмәт әйтеп, баш иябез. Рәхмәт сиңа, әниебез!

Зәңгәр күктә матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардан, гөлдән гүзәл,

Әни белән булган өй ямьле.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Сабырлыгың белән үрнәк син,

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев