Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кәкре Елга авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, туганыбыз Афзалов Илдус Фатих улын 80 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз!

25 февраля 2019, 16:06

730

0

0

Кәкре Елга авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, туганыбыз Афзалов Илдус Фатих улын 80 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз!

Сугыш чоры балалары күргән барлык авырлыкларны сиңа да күрергә туры килгән. Әмма тормышның ачы җилләренә каршы тора алырлык көч тапкансың.

Күңелләреңне керләндерми, төшенкелекләргә бирелми, авырлыкларга бирешми, хак юлдан тайпылмыйча, матур, нәтиҗәле хезмәт һәм тормыш юлы уздың.

Син гадел булдың, хезмәт сөюең, тырышлыгың, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуың белән күпләргә үрнәк булып торасың.

Ипләп кенә барыбызны да эшкә өйрәттең, яшьтән кул арасына кереп, авылдагы барлык хезмәтне белеп үстек.

Син безнең иң якын киңәшчебез, авыр вакытларда терәгебез, ярдәмчебез. Безнең хакка куйган тырышлыкларың, кайгыртучанлыгың өчен, барысы-барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа!

Бүгенге истәлекле көнеңдә сиңа булган олы хөрмәтебезне, изге теләкләребезне җиткерәбез.

Алдагы гомер юлларыңда таза-сау булып, тигез-мул тормышта, якыннарыңның җан җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын.

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, туганнарың, оныкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев